Балчыкка да җан өрә белә ул...
Тормышта яңа шөгыль табарга беркайчан соң түгел, моның өчен бары теләк кенә кирәк.
“Регата” балалар техник иҗат станциясендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшләүче Евгений Романьков та тормышында кайбер сәбәпләр аркасында чүлмәкче булып киткән. Машина руле артыннан ничек итеп балчыктан әйберләр ясый торган боҗра артына күчүе турында ул безнең хәбәрчегә дә сөйләп бирде.
Ирина Телицына
Башка малайлар кебек, балачак һәм яшүсмер елларында Евгений велосипед, мотоциклда йөрергә яраткан. Дуслары белән бергә рогаткалар, аткычлар, кыска саплы сөңгеләр ясаганнар. Җәйге каникулларда исә зур теләк белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән.
Һөнәрне Евгений мәктәпнең өлкән классларында укыганда ук сайлый. Кулына таныклык алгач, механизатор булып эшли башлый. Язларын чәчүдә катнаша, урак вакытында исә комбайн штурвалы артына утыра. Үз хуҗалыгында Евгений эшләп карамаган бер генә техника калмаган, дисәң, бер дә ялгыш булмас. Авыл хуҗалыгы техникасын, агротехника чараларын биш бармагы кебек өйрәнә. Үзенә ышанып тапшырган һәр эшне зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкара. Яшь чагында ук алган югары бүләге – СССР Югары Советы Президиумының “Эштәге уңышлары өчен” медале дә моңа үзенә бер дәлил булып тора. Шулай итеп, Казакъстандагы игенчелек хуҗалыкларының берсендә ике дистә елга якын хезмәт куя ул.
Безнең шәһәргә күчеп кайткач, Евгений чүлмәкче һөнәрен үзләштерергә була. Ул чакта музей-тыюлыкта актив төзелеш барганга күрә, туристлар агымының елдан-ел артачагын күзаллап, ирле-хатынлы Романьковлар грантта катнашырга гариза бирәләр. Моның өчен алар үз проектларын ясап тапшыралар. Грантны откач, балчыктан әйберләр ясау өчен боҗра һәм муфель миче сатып алалар.
Ата-бабаларыбыз борын-борын заманнардан бирле куллана торган иң арзан табигый материал – балчык белән эшләү серләренә Евгений Ивановичка башыннан ахырына кадәр үзлегеннән өйрәнергә туры килә. Үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә гап-гади балчык кисәкләре аның кулларында да әкренләп чын сәнгать әсәрләренә әверелә башлый.
- Чүлмәкче булу өчен, боҗра һәм балчык кына кирәк, - ди Евгений Иванович. – Ә иң мөһиме – зур теләк булсын.
Әйберләрне ул күбесенчә кызыл балчыктан ясый. Нәрсә дә булса ясар алдыннан, балчыкны әйбәтләп изәргә кирәк. Бу эчтә калган һава калдыкларыннан арыну өчен эшләнә. Аннары инде булачак эшләнмәнең формасын, эчтәлеген күзаллыйсың. Шуннан соң гына иҗат итүгә керешергә була...
Балчык кисәген аяк педале белән идарә ителә торган боҗрага салалар. Эштә иң мөһиме – балчык массасын үзәкләү. Эш яхшырак барсын өчен, кулларны даими рәвештә су белән чылатып алырга кирәк. Балчык кисәгенең үзәген ясаганнан соң, әкренләп савытның төбе ясала, аңа үзенә генә хас форма бирелә.
Чүлмәкченең һәр хәрәкәте салмак, артык кискен булмаска тиеш. Иң мөһиме – вакытны арттырып җибәрмәү, чөнки балчык артык йомшап китеп, үзенең формасын югалта башлый. Балчыктан ясалган әйберне тиешле формага китергәннән соң, кирәк очракта махсус пычаклар ярдәмендә артык балчыкны сыдырып алалар. Аннары гына аны тимерчыбык белән боҗрадан кисеп алып, бүлмә температурасында киптерергә куялар. Кипкән эшләнмәләрне мичтә яндыралар һәм акрил буяулар, глазурь, пычкы чүбе ярдәмендә бизиләр.
Махсус боҗрада кувшин, ваза, муенлы чүлмәк, чәйнек, кружка, кофе кайнату савытлары кебек савыт-саба әйбәт килеп чыга. Евгений Иванович үзе ясаган әйберләре бер-берсенә игезәкләр кебек охшап тормасын өчен, барлык фантазиясен эшкә җигә.
Пластилиннан ясаган кебек, куе балчык массасыннан да вак-төяк сувенирлар ясарга мөмкин. Мәсәлән, уенчык сыбызгылар, сувенир магнитлар нәкъ шулай ясала да.
Моннан тыш, Евгений Иванович үзенең эшендә шликерлы кою кебек алымны да куллана. Кечкенә кыңгыраулар, төрле җанвар сыннарын, башка кайбер сувенирларны ул шулай ясый. Ә менә тәлинкәләр, декоратив сыннар ясау өчен валчык кушылган шамот массасы кулланыла. Мондый әйберләр әзерләнгән состав гипс формаларга тутырып ясала.
Балчыктан ясалган савыт-сабаның файдалы үзенчәлекләре санап бетергесез. Ата-бабаларыбыз гасырлар буе балчык савытларны юкка гына кулланмаганнардыр... Евгений Иванович фикеренчә, иң тәмле, сихәтле чәйне бары тик балчык чәйнектә генә пешерергә була. Югары температураларны озак сакларга сәләтле булганга күрә, ул чәйнең тәмен дә озак саклый.
Евгений Иванович үзенең һөнәренә балаларны да өйрәтергә тырыша. “Регата”да оештырган дәресләренә унбишләп укучы йөри. Дәресләрдә алар борынгы Болгарның архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән төрле сувенирлар ясыйлар. Бизәү өчен милли орнаментларны киң файдаланалар.
- Балчык белән эшләү кулларның моторикасын үстерә, шул ук вакытта балаларның фантазиясен уята, сабыр гына бер урында утырып, эшне төгәлләргә өйрәтә, - дип сөйли Евгений Иванович. – Түгәрәктә алган күнекмәләр, һичшиксез, аларга тормышта кирәк булачак. Бәлки, кайсы да булса чүлмәкче булып, тамырлары гасырларга барып тоташкан борынгы һөнәрне дәвам итмәсме...
Евгений Иванович кебек шөгылен һөнәр иткән, яраткан эше белән янып яшәгән кешеләр барында, моның шулай булачагына бернинди шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев