Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Балаларның якын кешесе

Нина Михайловна Хренова бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Бүген лаеклы ялда булса да, ул "Чайка" социаль приютында эшләвен дәвам итә.

Ирина телицына.
"НЖ".
Мәктәптә укыган вакытында ук Нина Михайловна балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән әнисе янында еш булган. Беренче чиратта, балалар белән уйныйсы килгәндер. Ә соңрак, үсә төшкәч, җәен үзе дә балалар бакчасында эшли башлаган. Ул чакта сайлаган һөнәренә әле дә тугры калган.
Тәрбияче булганчы, аңа бала караучы, кер юучы булып та эшләргә туры килгән. Безнең һөнәр-техник училищены тәмамлаганнан соң, берничә тапкыр квалификация күтәрү курсларында укыган.
Хезмәт юлын бүгенге көндә бер "Теремок"ка берләшкән дүрт балалар бакчасының берсендә башлап җибәргән. Кыскартуга эләккәннән соң "Чайка" приютына эшкә урнашкан. Үзенең сүзләре буенча, монда эш балалар бакчасына караганда катлаулырак. Приютта төрле яшьтәге балалар яши, аларның күбесе имин булмаган гаиләдән килеп, баштарак усалрак та күренәләр. Шуңа күрә һәр баланың күңеленә ачкыч табып, алар өчен әтине дә, әнине дә алыштырырга туры килә. Ата-ана назын бернәрсә белән алыштырып булмаса да, баланың туңган йөрәген эретеп, аны дөрес юлга бастырырга була. Нина Михайловна Хренова да нәкъ бу максатны тормышка ашырырга тырыша.
Һәр тәрбияченең "үз" балалары бар. Нина Михайловнаның андый балалары икәү. Алты яшьлек Гөлшат приютка бөтенләй бәләкәй килеш эләккән, ә унбиш яшьлек Анна монда әле күптән түгел генә яши башлаган. Алар белән мөнәсәбәтләре җылы. Бу читтән дә сизелеп тора:
безнең әңгәмә барышында, Гөлшат тәрбиячесен сагынып, берничә тапкыр ишекне ачып карады. Чынлап та, ничек сагынмасын инде, чөнки бүгенге көндә бәләкәй кыз өчен тәрбиячесе җылы сүзләрен дә кызганмаган, кирәге чыкса, бераз әрләп тә ала торган бердәнбер якын кешесе бит...
Вакыт үтә барган саен, балаларның яхшы якка үзгәрүе сизелеп тора.
Чынлап та, тәрбиячеләрнең изгелеге бала күргән тискәре күренешләрне оныттыра ала. Ә бу исә балалар күңелен җылыту өчен кирәк булган тырышлык юкка китмәгән дигән сүз. Шуңа күрә Нина Михайловнаның урамда элек үзләрендә тәрбияләнгән балаларны күргәч, җылы сүзләр генә ишетүе дә юкка гына түгелдер. Ә аның өчен чын күңелдән әйтелгән рәхмәттән кадерле бүләк юк...
Төп эшеннән тыш, ул "Звонница" клубы белән дә җитәкчелек итә. Әле күптән түгел генә, балаларны рус халкы гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән якыннан таныштыру өчен оештырылган әлеге клуб. Бу шөгыль балалар күңеленә хуш килеп, Нина Михайловна җитәкчелегендә алар төрле чыгышлар хәзерлиләр. Әлегә алар приютта гына чыгыш ясасалар да, киләчәктә иҗат берләшмәсен башка җирләрдә дә көтеп алырлар дип ышанасы килә.
Нина Михайловна белән аралашканда, аның оптимист рухлы, тормышны ярата торган кеше булуы әллә каян сизелеп тора. Тышкы кыяфәте дә җыйнаклыгы, матурлыгы белән аерылып тора. "Коллективыбызда күбесенчә яшьләр эшли, - ди ул. - Шуңа күрә алардан калышмаска тырышам..." Тәрбиячегә башкача ярамый да.
Тормыш иптәше белән бергә Нина Михайловна ул һәм кыз тәрбияләп үстергән, хәзер инде әби-бабасын шатландырып, оныклары Ксения үсеп килә. Бергәләшеп бәйрәм табыны янында җыелганда, гаилә - кеше тормышындагы иң мөһим, иң кирәкле әйбер икәне бик яхшы аңлашыла. Шуңа күрә Нина Михайловна язмыш сынаулары аркасында приютка килеп эләккән балаларның тормышын аз гына булса да җиңеләйтү өчен көчен кызганмый. Аның бөтен тырышлыгы шуңа юнәлдерелгән.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбияче