Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Балаларны мавыктыра белә

Николай Фролов тик тора торган кеше түгел. Ул һәрвакыт үзе өчен кызыклы шөгыль табып, башкаларны да мавыктыра белә. Аның белән аралашуы үзе бер кызыклы дөнья.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Бу тыйнак һәм ачык йөзле кешене безнең шәһәрдә күпләр белә. Компьютерлар, фоторәсемнәр ясау белән ул мәктәп елларында ук кызыксынып шөгыльләнә башлаган. Ә хәзер җилкәнле спорт белән мавыга башлаган.
Шәһәрнең сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Николай Казан оптика-механика заводы каршындагы училищега укырга керә. Биредә киң профильле оптик һөнәре алып чыга, ләкин озак эшләми, тиздән Кораллы Көчләр сафына хезмәт итәргә алалар. Армиядә прапорщиклар мәктәбен тәмамлый. Укуын дәвам итеп, хезмәт итәргә Германиядә калырга мөмкинлеге булса да, илгә кайту теләге көчлерәк булып чыга.
Шулай итеп, туксанынчы еллар башында ул туган якларына кайта. Бер ел буе республика буенча эш эзләп йөрсә дә, күңеленә ошаган шөгыль таба алмый. Шәһәргә кайткач, башта хәрби комиссариатта, район Эчке эшләр бүлегендә, аннары Саклык банкында, ит комбинатында эшли.
Ниһаять, "Регата" балалар иҗат станциясенә җилкәнле спорт буенча укытучы-инструктор булып урнаша. Бу өлкәдә белемнәрне балаларга җиткерү өчен аны үзенә өйрәнергә кирәк була. Үзлегеннән теорияне өйрәнеп, ул Казанда имтиханнар тапшыра һәм җилкәнле судно белән идарә итәргә хокук биргән таныклык ала. Тиздән район администрациясе аларга дүрт кешелек, су өстендә озак йөри торган яхта сатып ала.
Сәяхәткә чыкканчы булган тәҗрибәләрен, осталыкларын эшкә җигеп, судноны тәртипкә китерәләр. Яхтаны суга төшергәч, Казанга сәяхәт итә башлыйлар. Аның тизлеге күбесенчә һава шартына бәйле, ләкин уртача бер тәүлек вакытны ала.
Николай Викторович җитәкчелегендә җилкәнле спортны малайлар бишенче класстан өйрәнә башлыйлар. Хәзерге вакытта "Регата"да өлкәнрәк яшьтәгеләргә исәпләнгән "Луч" Олимпия класслы дүрт узышу яхтасы бар. Ә биш "Оптимист" яхтасы ундүрт яшькәчә узышчылар өчен исәпләнгән. Безнең яшь спортчылар бу судноларда инде республика ярышларында да катнашып өлгергәннәр. Әлегә нәтиҗәләр бик югары булмаса да, чыгыш ясаучылар арасында безнең команда бердәнбер авыл командасы булуын да исәпкә алсаң, бу үзе бер зур уңыш.
Николай фикеренчә, спортның бу төренә балаларны җәлеп итү өчен, материаль-техник базаны яңартырга кирәк. Тик әлегә мондый мөмкинлекләр юк һәм укучыларны кызыксындыру өчен ул хәленнән килгәннең барысын да эшләргә тырыша. "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда ял итүче укучылар өчен дә мондый мөмкинлек тудырылган.
Кышын исә Николай буерлар белән мавыга (буер - махсус тимераякка куелып, җилкән белән җиһазландырылган, бозда йөрү өчен махсус чана яки көймә). Бу да үзенә күрә яхта кебек, бары тик роликларга яки тәгәрмәчкә генә куелган. Алар өчен чиста, карсыз боз кирәк, ә ул безнең якларда бик сирәк була. Шуңа күрә буерларда йөрүе шактый авыр.
Моннан башка спортның кайтинг дигән төре дә бар. Ул аның белән дә кызыксына. Моны бигрәк тә үзенең җитезлеген, көчен, осталыгын сынарга теләгән кешеләр үз итә. Сноубордка парашют канаты көйләнә һәм монда тизлекне арттыру мөмкинлеге барлыкка килә. Спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр күп түгел, ул әлегә яшь һәм экстремаль булып исәпләнә. Хәзер республикада ул торган саен киңрәк тарала башлады.
Күптән түгел аның тагын бер мавыктыргыч шөгыле барлыкка килде: ул үзенчәлекле конструкторлардан легороботлар җыю белән мавыга башлады. Конструкторлар ике тартмадан - төп һәм өстәмә тартмалардан тора. Ә модельләр электр моторлары ярдәмендә хәрәкәткә китерелә. Аның укучылары инде ике тапкыр республика ярышларында катнаштылар. Дөрес, әлегә югары уңышлар турында сөйләргә иртәрәк, шулай да алар тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешү теләге белән яшиләр.
Хәзерге вакытта аның үз фотостудиясе бар, монда шөгыльләнергә дә вакыт таба. Элеккечә, компьютерлар төзәтү, программалар урнаштыру да аның өчен гап-гади эш булып санала.
Гомумән, Николай Фролов кызыксынмаган бер өлкә дә юктыр. Шул ук вакытта кайсының күңеленә якынрак булуын да аерып күрсәтеп булмый. Идел киңлекләренә төшсә, ул яхта руле артына утыра, кыш көне кайтинг белән шөгыльләнә. Ә фотоаппарат белән видеокамераны кулыннан да төшерми, чөнки кайда гына барма, табигатьнең гаҗәеп гүзәллеге үзенә тартып тора. Бу күренешләрне төшерми мөмкин түгел.
Николай ирешелгәннәр белән генә тукталып кала торган кеше түгел, ул үзенә яңадан - яңа мавыктыргыч шөгыль эзли.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев