Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Балаларга үрнәк күрсәтә

Илназ Мәхмүтов кече яшьтән төрле йорт кирәк-яраклары ясарга яраткан. Инде менә үзе, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең технология укытучысы, “Регата” балалар техник иҗат станциясенең өстәмә белем бирү педагогы буларак, егерме елдан артык авыл балаларын осталык серләренә өйрәтә.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Заманында Илназның әтисе бизәкле шкаф, өстәл, урындык һәм башка әйберләр ясап, авыл кешеләрен сокландырган. Илназ сәгатьләр буе остаханәдә әтисенең мәш килеп эшләвен күзәткән. Алай гына да түгел, әтисенең балта яки башка эш коралын кулында уйнатып, гади генә такта кисәгеннән дә әллә ниләр ясавын үзенчә могҗизага тиңләгән. Илназны тагын рәсем ясау серләре дә кызыксындырган. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казандагы 16нчы училищега укырга керә һәм аннан рәссам-буяучы белгечлеге алып чыга. Шуннан соң дипломлы егет туган авылына кайтып, мәктәпкә тормыш иминлеге нигезләре, сынлы сәнгать һәм технология укытучысы булып эшкә урнаша. Инде менә егерме ел буе Илназ Мәсхүт улы укучыларны мөстәкыйль эшләргә, иҗат итү серләренә өйрәтә.

– Малайлар агачтан төрле әйберләр ясарга яраталар, – ди педагог, – аларның осталыкларын күреп кайвакыт үзем дә сокланып куям...

Балалар хезмәт дәресләрендә кухня кирәк-яраклары, шкатулка, йортта куллана торган башка әйберләр ясыйлар. Укытучы аларга һәрчак ярдәм итәргә, үрнәк күрсәтергә тырыша. Аяклары сырлап, бизәкләр төшереп ясалган урындык, язу өстәле, эскәмия – болар аңа берни тормый. Укытуның төрле ысуллары һәм алымнарын кулланып, Илсур Мәсхүт улы һәр дәресне балалар күңелендә истә калырлык итеп оештыра, аларда башкаларга карата хөрмәт һәм ихтирам хисе тәрбияли. Иң мөһиме – укытучы балаларда үз фәненә кызыксыну уятырга тырыша. Шуңамы икән, дәрестән тыш вакытларда да укучылар гел мәктәп остаханәсенә ашыга. Алар төрле конкурсларда бик теләп катнашалар. Мәсәлән, Фирдәвес Хәбибуллин республика яшь уйлап табучыларының “ХХI гасыр Кулибиннары” олимпиадасында призлы урын алган. Моның өчен педагог Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, призер әзерләгәне өчен район мәгариф бүлеге дипломы, шулай ук “Татарстан Республикасы уйлап табучылары һәм рационализаторлар җәмгыятенә 55 ел” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта ул “Политех” (авиамодельләр, ракеталар ясау) берләшмәсенең өстәмә белем бирү педагогы.

Дәресләрдә малайлар фанердан, агачтан, кәгазьдән һәм пластмасстан самолет һәм ракета модельләре ясарга өйрәнәләр.

– Ул райондагы үз эшенә чын күңелдән бирелгән педагогларның берсе, – ди “Регата” балалар техник иҗат станциясе директоры Владимир Трошин. – Иске Рәҗәп малайларының түгәрәк дәресләрендә ясаган модельләренә таң калырлык, аеруча Илназ Мәсхүт улының осталыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ул укучыларны модельләр төзергә һәм алар белән идарә итәргә дә өйрәтә...

Быел Илназ Мәсхүт улы өстәмә белем бирү тармагы хезмәткәрләренең “Йөрәгемне балаларга бирәм” республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды, хәзер ул район данын конкурсның киләсе этабында якларга әзерләнә.

– Һәр бала талантлы, бары тик вакытында күрә белергә һәм ярдәм итәргә генә кирәк, – ди Илназ Мәсхүт улы.
Укытучы эшчәнлегенә бәяне Иске Рәҗәп балаларының соңгы елларда ирешкән казанышларына карап бирергә була. Әйтик, алар 2016 елдан бирле авиамодельләр төзү буенча район ярышларында беренче урынны беркемгә бирмиләр. Аеруча конкурста Марсель Әхмәтшинның зур җиңүгә ирешүен билгеләп үтәргә кирәк. Шул ук елда Илсаф Каюмов һава елланнарының район фестивалендә барлык көндәшләреннән өстен чыккан. Ә инде тагын бер елдан Илназ Габдрахманов әлеге конкурсның призеры булган. Казанышлар эстафетасын аннары башка укучылар кабул итеп алган, инде алар да үзләренең җиңүләре белән шатландыралар.

Мәсәлән, Артур Беляев “Янгын сүндерү самолеты” иминлек конкурсында икенче урынны алган. Шулай ук Илназ Мөхәммәтҗанов та “Без бергә” республика фестиваленең муниципаль этабында (“Декоратив-гамәли әйберләр” номинациясендә) икенче булган. Укучылар шәхси беренчелектә генә түгел, ә команда ярышларында да башкалардан өстен чыгалар. Ни өчен дигәндә, алар иҗади, актив эшләүче укытучы абыйларыннан үрнәк алалар! Мәсәлән, Илназ Мәсхүт улы ике тапкыр “Өлкән укытучы” грантына ия булган, “Ел укытучысы – 2018” һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында “Технология укытучысы” номинациясендә җиңгән, ә инде 2017 ел нәтиҗәләре буенча районның Мактау тактасына кертелгән. Бүләкләре арасында технология буенча мәктәп укучылары арасында республика конкурсы призерын әзерләгәне өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, район башлыгының һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатлары, осталык өчен мәгариф бүлеге грамоталары һәм башка бүләкләре бар.  Аның укучылары районның “Имин тәгәрмәч” конкурсында актив катнашалар. Әлеге конкурсны оештыруда һәм уздыруда  ярдәм иткәне өчен Илназ Мәсхүт улына Эчке эшләр министрлыгының Спас районың буенча ЮХИДИ бүлеге дипломы тапшырганнар.

Илназ Мәсхүт улының коллективтагы традицияләрне саклау һәм дәвам итүгә зур игътибар бирүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Ул Космонавтика, Халыкара балаларны яклау көненә һәм башка бәйрәмнәргә багышлап спорт-масса чаралары оештыра һәм уздыра. Боларның барысы да зур тәрбияви әһәмияткә ия.

Өстәмә белем бирү педагогы Илназ Мәсхүт улы балалар белән эшләүгә үзенең еллар дәвамында туплаган белемен һәм энергиясен бирә. Техник иҗат белән шөгыльләнә торган укучылар дөньяга башка күзлектән карый, алар алдына куйган максатка ирешергә тырышалар, дип педагог хаклы әйтә. Ә иң мөһиме – балаларны иҗатка рухландырып, ул аларда киләчәк тормышта кирәк булачак сыйфатларны тәрбияли. Күңеленә игелек орлыклары кече яшьтән салынган бала беркайчан һәм бернинди шартларда да югалып калмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев