Балалар хакына яшәгән...
Кимда яшәүче хезмәт ветераны Александра Фомина тормыш ямен байлыкта түгел, ә балаларда күрә.
Бик иртә тол калгач, дүрт баласын сыңар канат белән талпынып үстергән, аларга белем һәм тәрбия бирергә тырышкан. Дүртесен дә кече яшьтән эшкә өйрәтеп үстергән.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Еллар үзенекен итсә дә, Александра Григорьевнага туксан яшь бирерлек түгел. Узган еллар, кичергән вакыйгалар турында шулкадәр мавыгып сөйли ки, боларның барысы да әйтерсең лә кичә генә булган, диярсең...
Бураково авылында туган кызның балачагы авыр елларга туры килгән. Хәер, ул чорда кемгә генә җиңел булды икән соң? Ачлык, ялангачлык, куркыныч авырулар, репрессияләр – болар барысы да халыкның тәмам җелегенә үткән. Утыз җиденче елдагы ачлык никадәр кешенең гомерен өзгән. Аларның гаиләсен ул шомлы, хәтәр елларда сыер саклап калган. Авылда төп ризык саналган бәрәңгене дә күп итеп үстерергә тырышканнар.
Мәктәпкә ул тугыз яшьтә укырга кергән. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисен һәм апасын фронтка елап озатып калган көнне ул аермачык хәтерли. Ул елларда балаларга, мәктәптә укуга караганда, күбрәк эшләргә туры килгән. Аларны нужа яшьли күп нәрсәгә өйрәткән. Әнә Александра да зурлардан калышмый утын кискән һәм ярган, басуда урак урган, кәрҗин үргән. Саный китсәң, тотынмаган эше дә калмагандыр әле...
– Колхоз басуын тулысынча кул белән көрәкләп чыктык, – ди туксан яшьлек тыл хезмәтчәне. – Көн-төн эштә, йокларга да вакыт калмый иде. Барысына да ничек түзелгән икән, дип әле дә булса гаҗәпләнеп бетә алмыйм. Җиңү турындагы шатлыклы хәбәр безгә көч өстәде. Әти белән апа сугыштан кайттылар. Дөрес, икесе дә яраланган иде, монысы өчен бигүк кайгырмадык, безнең өчен аларның исән кайтулары зур шатлыкка әйләнде...
Сигезенче классны тәмамлагач, Александра Куйбышев педагогия училищесына укырга керә. Әмма әнисе кулын сындыру сәбәпле, укуны ташлый. Өенә кайтып, әти-әнисенә йорт эшләрендә булышырга туры килә.
Шулай да, берничә елдан соң документларын Лаештагы авыл хуҗалыгы техникумына илтеп тапшыра. Әнә шулай бухгалтер булып китә. Дипломлы яшь белгечне Куйбышев райпотребсоюзы Кимга эшкә җибәрә. Шушы авылда гомерлеккә төпләнеп кала да инде ул.
Биредә булачак ире Николай Федоровичны очрата һәм алар гаилә корып яши башлыйлар. Игезәк балалары – Владимир белән Любовь тугач, гаилә тормышы тагын да түгәрәкләнеп китә. Дөрес, берьюлы ике баланы үстерү җиңел булмагандыр. Әмма Александра Григорьевна сабыйлары хакына көчен дә, тырышлыгын да кызганмаган. Берничә елдан соң гаиләләренә шатлык өстәп, тагын ике кызлары – Лидия белән Валентина туган. Ни кызганыч, көтмәгәндә-уйламаганда кайгы килә. Николайның фаҗигале үлеме Александра белән балаларны гына түгел, ә бөтен авыл халкын тетрәндерә. Дүрт баласын кочаклап тол калган хатынның җилкәсенә нинди авыр тормыш йөге ятуын күз алдына китерү кыен түгел. Әмма Александра балалары хакына барысына да тешен кысып түзә.
– Нарасыйларым башкалардан ким-хур булмасыннар өчен тырыштым, – ди ул. – Аларны үстереп кеше итү өчен көчемне кызганмадым, барысына да үз хезмәтем белән ирештем...
Көндез сельпода булса, аннан кайткач җиң сызганып йорт эшләренә керешә. Әлбәттә инде, балаларының даими ярдәмен тоеп тора. Кызлары һәм уллары урта мәктәптә белем алганнан соң укуларын техникумнарда дәвам иткән. Ул аеруча олы улы белән горурлана. Горурланырлык та бит! Бүгенге көндә Александр – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетның үсемлекчелек кафедрасы профессоры.
Александра Григорьевна тормышта үз урыннарын тапкан балаларыннан бик канәгать, Алар җай чыгу белән әниләре янына кайталар, телефоннан да шалтыратып хәлен белешеп торалар. Балаларының тормышы көйле булганда, ананың күңеле һәрчак тыныч. Тормышның бөтен авырлыгын үз иңнәренә салып күтәрә алган Александра Григорьевна турында барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп чыгу өчен күп вакыт кирәк булыр иде. Ул күргәннәрне башкаларга күрергә туры килмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев