Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Авылдашларына ярдәмгә ашыга

Маргарита Юрьевна Бахитованы Иж-Борискинода һәм Фадеевкада белмәгән кеше юктыр. Күп еллар эчендә йөзләгән пациентка тиешле медицина ярдәме күрсәткән ул.

Марина ЗАЙЦЕВА
Аңа медик һөнәрен сайларга бер очрак этәргеч биргән. Мәктәпне тәмамлаганда чыгарылыш класс укучылары өчен авыл фельдшеры Антонина Николаевна Башкирова белән очрашу оештырыла. Антонина Николаевнаның сөйләгәннәре Маргаритада зур тәэсир калдыра, шуннан соң ул документларын озак уйлап тормыйча Чистай медицина училищесына илтеп тапшыра.
Диплом алгач, ире белән Яр Чаллы якларына юл тота, шәһәрдәге хастаханәләрнең берсенә хирургия бүлеге шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Яшь белгеч биредә шактый тәҗрибә туплый, җиде ел эшләп хезмәттәшләре һәм пациентларның хөрмәтен казана. Шәһәрдә өйрәнгәннәрнең файдасын ире, балалары Линар һәм Альбина белән авылга күченеп кайткач та күп тоя. Баштарак Маргарита Юрьевна "Заря" колхозы автопаркына шәфкать туташы булып эшли, аннары фельдшер-акушерлык пунктына күчә. Шуннан бирле Иж-Борискино һәм Фадеевка авылларында яшәүче өч йөзгә якын кешегә хезмәт күрсәтә.
Авыл медигының эш иртәсе пациентларны кабул итүдән башлана. Халык төрле чирдән зарланып мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, соңгы араларда буыннар сызлаудан интегүчеләр саны арткан. Яшьләр арасында да йөрәктән зарланучылар юк түгел. Соңгы елларда инфаркт һәм инсультның "яшәрә" баруы уйланырга мәҗбүр итә. Маргарита Юрьевна фикеренчә, күп авырулар даими стресс кичерүләр, сәламәт тормыш рәвешен санга сукмау нәтиҗәсендә килеп чыга. Кагыйдә буларак, хатын-кызлар үз сәләмәтлекләренә игътибарлырак карыйлар, күңелләрендә бераз гына шик туса да, тизрәк табибка күренергә ашыгалар. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, халыкның күпчелеге сәламәтлеген кышкы айларда тикшертергә тырыша. Чөнки җәен эштән бушый алмый, кышлыкка төрле запас туплыйсы бар…
Шулай да, Иж-Борискинода барысы да - мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр мәҗбүри диспансеризация узган. Узган ел 36 кеше тикшерелсә, быел инде -38. Шәфкать туташының әйтүенә караганда, кешеләр арасында авыр яки дәвалый алмаслык авырулар ачыкланмаган. Маргарита Юрьевна халык арасында аңлату эшләре алып барырга да вакыт таба, үз сәламәтлекләренә карата игътибарлы булырга чакыра.
Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда диспансерлаштыруга район хастаханәсенә бармыйча да уздыра башлаганнар. Мәсәлән, Кузнечиха табиблык амбулаториясе белгечләре авылга үзләре килә. Төрле анализларны алалар, аппаратлар ярдәмендә йөрәкне, башка эчке әгъзаларны җентекләп тикшерәләр.
Халык сәламәтлеген саклауда вакцинацияләрнең да файдасы әйтеп бетергесез зур. Маргарита Юрьевна беркадәр горурлану белән үзенә беркетелгән участоктагы бар кешегә дә дифтерия, гепатит һәм башка йогышлы чирләргә каршы прививканың вакытында ясалуы турында да әйтте. Ел саен җитмештән артык кешегә грипп вирусына каршы прививка ясый икән.
Авыл фельдшеры яңа туган балаларның сәламәтлеге өчен дә җавап бирә. Узган ел, мәсәлән, Иж-Борискинода ике бала туган, быел - берәү генә. Тагын ике гаиләдә бала тууын көтәләр. Даими профилактик тикшерүләр, аналарга тиешле киңәшләр бирү, билгеләнгән график нигезендә прививкалар ясау - болар авыл фельдшеры алып бара торган эшләрнең әле бер өлеше генә…
Быел аның участогында алтмыштан артык чакыру теркәлгән. Өч очракта авыруларны ашыгыч арада район үзәк хастаханәсенә озатырга туры килгән.
Халык сәламәтлеге сагында тору елларында булган очракларны Маргарита Юрьевна яхшы хәтерли. Мәсәлән, салкын февраль көннәренең берсендә авылдагы яшь ананың баласын тудырганда булыша. Маргарита Юрьевна бер дә каушап калмый, районнан ашыгыч ярдәм килеп җиткәндә бала инде исән-сау туган була. Монда инде беренче чиратта фельдшерның осталыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Бу җәйдә дә авыл "табибы"ның башкалар кебек иркенләп ял итәргә мөмкинлеге булмаган. Сәбәбе гади - алыштырырга кеше юк, шуңа күрә ялын да эштә уздырырга туры килә. Бераз гына буш вакыты килеп чыгу белән авылда яшәүче күпчелек хатын-кызлар кебек кышлыкка вареньелар кайната, кыяр-помидор тозлый, салатлар ясый. Урманнан, болын-тугайлардан җиләк, гөмбә җыярга да ярата.
Кышлыкка әзерләгән бөтен запаслары Маргарита Юрьевнаның үзенә дә, балаларына да җитә. Балалары инде зурлар. Линар Казан дәүләт технология университетын тәмамлый, Альбина Лаештагы техникумда белем алган, кияүгә чыгып баласы туган. Оныкчыгы Ульянаны әбисе бик ярата.
Күп еллар буе нәтиҗәле хезмәте өчен Маргарита Бахитовага җитәкчелек тарафыннан рәхмәт белдерелгән. Урта буын медицина хезмәткәрләре арасында уздырылган район конкурсында катнашып, ул беренче урынга лаек булган. Таләпчән жюри аның теоритик белеменә һәм эш тәҗрибәсенә югары бәя биргән. Моның өчен Маргарита Юрьевнага алтын сертификат тапшырганнар. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән. Болар барысы да озак еллар буе армый-талмый авылдашларының сәламәтлеге сагында торучы Маргарита Юрьевнаның тырыш хезмәтенә бирелгән олы бәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев