Таләпчән остаз, талантлы укытучы, актив җәмәгать эшлеклесе - Спас тармак технологияләре техникумының махсус фәннәр укытучысы Юлия Маркарян турында әнә шулай диләр. Аның бу уку йортында эшли башлавына егерме биш ел тулган.
Марина ЗАЙЦЕВА
Юлия Алексеевна һөнәр училищесында (техникум элек шулай аталды) бухгалтерлар курсын тәмамлаган. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында белем алганнан соң, туган шәһәренә кайтып һөнәр училищесына урнаша. Икътисадчы, аннары өйрәнү хуҗалыгында, хезмәт хакы буенча бухгалтер булып эшли. Еллар дәвамында исәп-хисап эшенең күп нечкәлекләренә өйрәнә. Озакламый туплаган тәҗрибәсен укучылар белән уртаклашу мөмкинлеге туа: аңа булачак бухгалтерларга предприятиеләрнең икътисады буенча дәресләр үткәреп карарга тәкъдим итәләр. Әлеге тема буенча теорияне туплаган бай тәҗрибәдән алынган мисаллар белән ныгыта. Хезмәт юлын яңа башлаган укытучы куелган бурычны уңышлы үти.
Беркадәр вакыт узганнан соң ул бухгалтериядә ялыктыргыч отчетлар төзүгә караганда, укытучы эше, балалар белән көн саен аралашуның күбрәк ошавын аңлый. Шунысын да әйтергә кирәк, укытучының теләсә кайсы укучы белән уртак тел таба алуы уртак хезмәтне тагын да нәтиҗәлерәк итә, ике арадагы ышанычны тагын да арттыра. Тормыш тәҗрибәсе туплаган өч бала әнисе биргән җылы киңәшләренә һәр баланың да колак салуы күп нәрсә турында сөйли. Юлия Алексеевнаның һәр балага гади укучы итеп кенә түгел, ә тулысынча формалашкан шәхес буларак каравы да тиешле нәтиҗәне бирә. Әйе, педагогны аңлаган укучы белән тигез шартларда сөйләшергә, кирәк булган очракта аңа барысын да әйтеп һәм аңлатып бирергә мөмкин.
Техникумда һәр укучыга тиешле игътибар бирелә. Мәсәлән, укырга кергәндә һәр студентка социаль паспорт булдырыла. Анда аның гаиләсе, яшәү шартлары турында тиешле мәгълүматларның барысы да күрсәтелә. Паспортка студентның моңарчы ирешкән уңышлары яки кимчелекләре турында да языла. Педагоглар өчен бу мәгълүмат зур әһәмияткә ия. Ни өчен дигәндә, дәрестә яки икенче бер төрле чаралар вакытында педагог паспортта күрсәтелгән мәгълүматларга таянып эш итә. Бу мәгълүматлардан күбрәк кураторлар (икенче төрле әйткәндә, класс җитәкчеләре) файдалана. Техникумда укыган елларда студентның әти-әниләре белән кураторларга даими элемтәдә торырга туры килә. Юлия Алексеевна да куратор вазифаларын күп үтәгән. Хәзер, мәсәлән, ул икенче курс студентларының класс җитәкчесе, унтугыз бала өчен тулысынча ул җаваплы. Кемнең тәртибе аксый, кем дәрестә начар билге алган яки дәрес калдырган - боларның барысын да игътибар уңында тотарга кирәк. Дөрес, соңгы елларда Юлия Маркарянга студентлары борчылырлык проблемалар китереп чыгарганы юк. Укуда да сынатмыйлар, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга тырышалар. Димәк, укытучы һәм остазның тырышлыгы бушка китми дигән сүз. Соңгы берничә елда Юлия Алексеевнаның мәшәкате тагын да арткан. Ул хәзер, мәсәлән, менеджмент, маркетинг, салым һәм салым салу, эшмәкәрлек, коллектив белән идарә итү модуле кебек һәм башка фәннәрдән укыта.
Шуңа күрә атналык нагрузка да шактый була - көн саен укытучының расписаниесендә төрле юнәлештәге төркемнәрдә берничә пар (берләштергән) дәресләр бар. Дәресләр үткәрүдән тыш, Юлия Маркарян студентларны төрле конкурсларга да әзерли. Студентлар ирешкән уңышлар да күзгә күренерлек. Соңгы өч ел эчендә генә алар дистәләгән дипломнар, сертификатлар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Агапи Маргарян, Владислав Баранов - икътисад буенча, Анастасия Стряпкина, Анна Деменева, Анастасия Трифонова, Юлия Филимонова - менеджмент өлкәсендә, Илья Обломов, Михаил Поварницын маркетинг буенча читтән торып үткәрелгән Бөтенроссия конкурсларында призер исемнәренә лаек булганнар.
Узган ел Герман Харламов тимердән төрле әйберләр чүкеп ясау буенча үз эшеңне башлап җибәрү проекты белән республика бизнес-проектлар конкурсында лауреат исемен алган. Ә белем бирү учреҗдениеләре укучылары арасында һөнәри осталык буенча региональ конкурста Ксения Филимонова, дәрәҗәле жюри алдында үзенең тикшерү эшен яклап, маркетинг секциясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булган. Студентларны бу конкурсларга әзерләү өчен зур тырышлык куйган Юлия Алексеевна аларның ирешкән уңышларына сөенә һәм лаеклы рәвештә горурлана. Чөнки укучыларның уңышында аның да өлеше бар.
- Безнең техникумга укырга килгән балалар арасында талантлылары шактый, аларга сәләтләрен ачарга ярдәм итәргә генә кирәк. Мин моның өчен хәлемнән килгәнне эшләргә тырышам. Шунысы сөендерә, безнең техникумны тәмамлаган укучыларның утыз проценттан артыгы югары уку йортларына укырга керә. Ә бу бездә эшләгән укытучыларның белем бирү дәрәҗәсе югары булуын дәлилли. Шуңа күрә урта махсус һөнәри белем бирү турында кимсетеп сөйләгәннәрне тыныч кына тыңлый алмыйм, - ди ул.
Башкаларга белем бирү һәм үз белемеңне даими камилләштерү - Юлия Алексеевна өчен бу тормыш девизына әйләнгән. Икътисадый дисциплиналар курсын укытканга күрә, үзенә дә төрле мәгълүмат чыганакларына, методик пособиеләргә, Интернет челтәренә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Моннан тыш, һәр өч ел саен техникум укытучылары квалификацияне күтәрү курсларын үтәргә тиеш. Узган ел Юлия Маркарянга беренче квалификация категориясе бирелүе дә аның тәҗрибәле укытучы булуын күрсәтә. Шулай итеп, педагогның тырыш хезмәте лаеклы бәяләнә.
Ә укытучы өчен барыбер үзе белем бирә торган укучыларның уңышлары, балалар белән озак еллар саклый алган җылы мөнәсәбәт иң әһәмиятле һәм зур бүләк булып кала. Юлия Алексеевнаның элеккеге һәм бүгенге укучыларын Маркаряннар өендә һәрвакыт көтеп алалар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев