Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Җанга шатлык өстәсен...

Спас районында төрле кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр җитәрлек. Әмма сәнгатьнең сутаж дигәне белән мавыгучылар бармак белән генә санарлык.

Ә бит бу осталарның алтын кулларында гап-гади киҗе-мамык җепләр чын сәнгать әсәрләренә әверелә. Иске Рәҗәптә яшәүче Рузинә Хаҗипова нәкъ менә сәнгатьнең шул төре белән мавыга. 

Киҗе-мамык җепләрдән ясалган, төрле ташлар һәм ялтыравык кристаллар белән бизәлгән хатын-кызлар бизәнү әйберләрен күргәч, ирексездән: «Моны ясау өчен күпме фантазия, күпме тырышлык һәм сабырлык кирәк икән!», дип уйлап куясың. Рузинә Хаҗипованың оста куллары ясаган колак алкалары, муенса-беләзекләрне киеп караган бер хатын-кызның да күңеле аларга тыныч кала алмый. 
Рузинә фикеренчә, кул эшләре белән мавыгу сәләте аның канына сеңгән. Кечкенә чакта ук дәү әниләренең чигүләренә һәм бәйләүләренә сокланган, үзе дә алар кебек оста итеп өйрәнергә омтылган. Алар нәселендәге хатын-кызлар гомер-гомергә кул эшләренә хирыслыгы белән аерылып торганнар. Мәсәлән, олы дәү әнисе Гөлсем Вәлиуллина туку станында тукымалар ясаган, идән паласлары бәйләгән. Дәү әнисе Оркыя Габделбәрова да  әнисенең эшен дәвам итеп, 82 яшендә дә сокландыргыч паласлар бәйли әле. Тагын бер дәү әнисе Хәтимә Илалова бөтен тирә-якка дан тоткан оста чигүче булган. Аның җан җылысы белән сугарылган чигүле эскәтерләр, сөлгеләр, мендәр тышлары әлегә кадәр өенә үзенә күрә ямь, җылылык биреп торалар. Рузинәнең әнисе Сәвия Гарифуллина исә кызларына беркемдә дә булмаган күлмәкләр, кофталар теккән, бизәкле жилетлар бәйләп киерткән.  Рузинәнең туганы Фирүзә түбәтәйләр тегү белән мавыга. Билгеле инде, мондый алтын куллы гаиләдә туган кызны да сәнгатькә хирыслык читләтеп үтә алмый...  
Мәктәптә Рузинә “Оста куллар” түгәрәгенә йөри, чигәргә, ыргак белән тастымал, чәчәкләр бәйләргә ярата. Сутаж техникасы белән ике ел чамасы элек мавыгып китә.  Интернетта очраклы рәвештә колак алкалары ясау буенча мастер-класс  күреп, үзе дә ясап карарга була. 
Беренче эшләнмәләрен кыз «фриволите» дигән үрү техникасы буенча  ясый. Башкалардан аермалы буларак, бу ысулда махсус сосалар (челнок) белән очсыз энәләр кулланыла. Килеп чыккан зиннәтле челтәрдән салфеткалар, эскәтерләр, кием һәм йорт өчен бизәкләр, бижутерия әйберләре ясарга мөмкин.  
Сутаж техникасы Франциядә XIV гасыр башларында барлыкка килә. Башта мондый чигү белән хатын-кызлар күлмәкләрен бизиләр. Сутаж үзе ике баудан үргеч ярдәмендә тоташтырылган ефәк тасмадан гыйбарәт.  Иң мөһиме – үргеч белән бауның бер үк төстә булуы.
Безнең районда шушы техниканы камил белүче осталар бармак белән генә санарлык. Рузинә – шундый осталарның берсе.  Ул ясаган бизәнү әйберләре һәр кешене таң калдырылык. Шундый гүзәллек, нәфислек, җиңеллек хас аларга... Мәсәлән, нәфис челтәрле, сәйлән һәм ташлар белән бизәлгән муенса һәм аңа тәңгәл итеп ясалган беләзек һәм колак алкаларыннан хан кызлары да йөз чөермәс иде. Ә үзенчәлекле брошкалар, төрле төстәге медальоннарга бер генә хатын-кыз да битараф була алмый.  
Рузинәнең сүзләре буенча, бу техникада иҗат өчен мөмкинлекләр чиксез. Эш өчен кирәкле тасмаларның кибетләрдә төрле төсләре сатыла, аны теләсә нинди формага кертеп үрергә мөмкин,  ә калганы инде бары тик останың фантазиясеннән, сәләтеннән генә тора. Сутаж техникасындагы бизәнү әйберләрен оста көнчыгыш стиленә тәңгәл китереп  ясарга тырыша. 
– Башта әйбернең эскизын кәгазьгә төшерәм, – дип аңлата Рузинә.  – Бизәнү әйберләрен ясау өчен тасмалардан тыш, күн, стразлар, сәйлән, мәрҗән, фирүзә, агат, лазурит кебек табигый  һәм  ясалма ташлар кулланам. Барлык кирәк-яракларга интернет аша заказ бирәм яки кул эшләре өчен товарлар сатыла торган кибетләрдән алам. 
Сутаж техникасы бик зур үҗәтлек таләп итә. Чөнки бер пар колак алкасын ясау өчен генә 7-8 сәгать вакыт кирәк!  
Мондый бизәнү әйберләрен карап-тәрбияләп тору да шактый мәшәкатьле. Аларны юешләтергә ярамый, ялгыш су тисә, бик тиз киптерергә кирәк. Муенса һәм колак алкаларын соңгы чиратта, бизәнгәч, ислемай сибенгәч кенә кияргә ярый.  
Быел Гарифуллиннар гаиләсе (Рузинә Хаҗипова, әнисе Сәвия һәм туганы Фирүзә) “Без бергә” халык иҗаты республика конкурсының муниципаль этабында “Гаилә династиясе” номинациясендә җиңүче исемен яулаган. Хәзер инде аларга район данын конкурсның зона этабында якларга кирәк булачак. 
Ә Рузинә үзе нинди хыяллар белән яши соң? – Һәрвакыт осталыгымны камилләштерергә, алга таба үсәргә, яңа шөгыльләрне өйрәнергә омтылам, – ди ул бу хакта. – Моның өчен даими эзләнергә, сутаж техникасының яңа ысулларын табарга, бизәнү әйберләрен ясауның катлаулырак, яңача, заманча алымнарын кулланырга кирәк.  Сокландыра, җанга шатлык өсти торган шөгылең булсын...
Рузинәгә бу эшендә бары тик уңышлар гына телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев