Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ана медале белән бүләкләнә

Антоновка авылында Шамаевлар гаиләсе - ишле гаилә була. Хәер, үткән гасырның илленче елларында моның белән берәүне дә шаккатыра алмыйсың. Шулай да алар гаиләсе үзенчәлеклерәк - чөнки башта өч игезәк, аннары ике игезәк бала дөньяга аваз сала.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Алар 1938 елда язылышалар. Антоновка авылында туып үскән Вера Павловна белән Иван Григорьевич Шамаевлар үзләре дә ишле гаиләдә туып үсәләр. Вера Павловна - сигез баланың иң олысы, ә ире - дүртенче, төпчек бала була. Үз гомерләрендә аларга колхозда да, совхозда да эшләргә туры килә. Вера Павловна алтынчы классны тәмамлагач, бригадир, балалар бакчасында тәрбияче, кыр станында аш пешерүче дә була. Ә аның ире урта белем алганнан соң, шофер булып эшли. Өйләнешеп бер ел яшәгәч, аны армия сафларына алалар, тиздән Бөек Ватан сугышы башлана. Машина йөртү осталыгы аңа менә шунда кирәк була.
Иван Григорьевич туган якларына алты елдан соң гына кайта. Күкрәге тулы орден-медальләр - Кызыл Йолдыз һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Сталинград оборонасы өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре һәм башка сугышчан бүләкләр.
Тыныч тормышка кайтканнан соң ук эшкә тотына. Башта электрик булып эшли башлый. 1950 елның апреле яшь гаилә өчен бик истәлекле була - алар беренче балаларын көтәләр. Ләкин бер урынына өч бала дөньяга аваз сала. Әлбәттә, өч яшь баланы каравы никадәр кыен булуы турында берәүгә дә әйтеп торырга кирәкмидер. Римма, Валентина һәм Вячеславны үстерергә бөтен туганнары, бигрәк тә әбиләре бик булыша. Ике елдан гаилә тагын да ишәя. Кабат игезәкләр туар дип берәүнең дә башына килми. Бу юлы Людмила белән Валерий туа. Эш-мәшәкатьләр тагын да арта. Биш кечкенә баланы карауның кыенлыгын Вера Павловна үзе генә белгәндер. Тынгысыз җанлы, уңган-булган бу кеше барысына да өлгерә.
Акрынлап балалары үсеп җитеп, үз гаиләләрен кора башлыйлар. Бер ел эчендә генә Шамаевларга өч туй үткәрергә туры килгән! Ә аннары бер-бер артлы оныклары туа, Вера Павловна аларны да карап үстерешә. Килене Зинаида Ивановна сүзләренә караганда, аның каенанасы бик зирәк хатын булган, бөтен гаиләне үзе тирәсенә туплап торган. Аны өченче дәрәҗә Ана даны медале белән бүләкләгәннәр. Вера Павловна 83 яшьтә вафат була, Иван Григорьевич аңардан соң бер генә ел яши.
Ә игезәкләр язмышы ничегрәк булган соң? Вячеслав, Римма һәм Валентина инде алтмышны тутырганнар. Вячеслав Иванович Антоновка мәктәбендә математика укыта. Кыз туганнар исә автогигант төзелеше башлангач Тольятти шәһәренә китәләр, алар хәзер дә шунда яшиләр. Соңрак алар янына Людмила да китә. Ә Валерий туган якларында кала. Ул, әтисе кебек үк, электрик булып эшли.
Вера Павловна белән Иван Григорьевич инде күптән вафат булсалар да, алар эшен дәвам итүче - балалары, оныклары бар. Моңа кадәр Шамаевлар гаиләсендә балаларында да, оныкларында да игезәкләр тумаган.
Иң мөһиме - алар барысы да дус һәм тату яшиләр. Мәсәлән, күптән түгел генә тату гаилә Людмила белән Валерийның юбилеен билгеләп үткән. Әти-әниләрен, балачак хатирәләрен искә төшереп утырганнар. Әйе, зур гаиләдә искә төшереп сөйләрлек хатирәләр аз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә