Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Алсу Сабирова: Балаларны яратырга кирәк!

Тәрбиячене нәниләрнең әти-әниләре үз итәләр.

«Антошка» балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Сабирова һәр көнне нәниләргә йөрәк һәм күңеленең бер өлешен бирә. Аның педагогик стажы 20 елдан артып киткән.  Төп дәресләрдән тыш, ул балаларны татар теленә дә өйрәтә.

– Минем өчен һөнәрем – һәр көн балачак дөньсына әйләнеп кайту мөмкинлеге ул, - ди Алсу Исмәгыйлевна. – Көн саен нәниләрнең сиңа төбәлгән гөнаһсыз, бар дөнья-ны үзләрен сыйдыра алган карашларын күргәч, тәрбияче һөнәренең әһәмиятен аңлыйсың. Сабыйларның самими күзләренә карап, аларның сиңа күрсәткән ышанычын тоясың.

Алсу Исмәгыйлевна үз эшендә традицион, заманча һәм инновацион технологияләр куллана. Тәрбияче булып эшләү дәверендә ул үзенең берничә авторлык методик кулланмасын эшләгән. Яшь белгечләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, башка тәрбиячеләр белән дә белемнәрен җиңел уртаклаша. Ә балалар белән шундый мавыктыргыч дәресләр үткәрә!  Алсу Исмәгыйлевна коллективта гына түгел, ата-аналарда да зур ихтирам казанган. Сабыйлар да аның төркеменә бик теләп йөриләр.

– Безнең өчен мондый тәрбияче – чын хәзинә! –  ди әти-әниләр. – Ул шәһәрнең берничә бакчасында эшләде, һәр мөдир аны үзендә генә калдырырга теләде. “Антошка"га бу уңайдан чын мәгънәсендә бәхет елмайды. Бәйрәм белән сезне, бәхет, безнең тиктормасларыбыз белән сабырлык телибез.

Эш дәверендә Алсу Исмәгыйль кызы бик күп бүләкләр – дипломнар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары алды, «Ел тәрбиячесе »бәйгесендә берничә тапкыр җиңеп чыкты. Педагоглар өчен республика һәм Бөтенроссия конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар ала. Ә быел ул район Мактау тактасына кертелде.

– Балаларны яратырга кирәк! – ди Алсу Сабирова. – Аларга битараф булучыларга педагогикада урын юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев