Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Үткәннәрдән истәлекләр генә кала...

Вакыт искән җилдәй тиз үтә. Кеше гомере дә шулай. Кеше үзе белән никадәр истәлекләрне алып китә. Ә бит аларның һәркайсы кыйммәтле һәм зур әһәмияткә ия, шуларга нигезләнеп, бик күп вакыйгаларны барларга, тарихның яңа сәхифәләрен язарга була.

Моннан күп еллар элек оешкан Кузнечиха авылының бай тарихы бар. Узган ел башында, Хәтер вахтасы башланыр алдыннан, мәктәп музейлары эшен активлаштыру максатында мәгариф бүлеге боерыгы белән безнең мәктәп "туристлар сукмагы" исемлегенә кертелде. Шуннан соң музейга районның башка мәктәп укучылары белән бергә җәмәгатьчелек вәкилләре, туган якны өйрәнүчеләр, тарих белән кызыксынган кешеләр дә күп килә башлады. Миңа экскурсияләрнең текстын яңадан карап чыгарга, мәгълүматлар белән тулыландырырга туры килде. Бу процесс белән мавыгып киттем. Мине аеруча 19нчы гасырның азагы һәм 20нче гасырның башы кызыксындырды. Бу чорда авылда күпме дворян гаиләсе яшәгән, кайсыларының үз хуҗалыклары, күпме җирләре булган? Әлеге сорауларга җавап табасы килде.
Моңа кадәр Кузнечиха авылы территориясендәге җирләр һәм крестьяннар өч дворян гаиләсенеке булган, дигән фикер яшәп килде. Чынында исә, мондый гаиләләрнең саны дүртәү булган. Биредә алар үз утарлары белән, шактый иркен һәм мул тормышта яшәгән.
Татарстан Республикасы Милли архивы мәгълүматларына караганда "Карл Иванович Крамерның Кузнечиха авылында һәм Спас өязенең Грязнуха пүчинкәсендә 84 крестьяны һәм 635 дисәтинә җире булган".
Шулай итеп, моңа кадәр Дадиани, Колбецкий, Немирович-Данченко кебек билгеле булган авыл алпавытларының дворян фамилияләре янына Крамер фамилиясе өстәлде. Чыгышлары буенча авыл дворяннарының полиэтник икәнлеге дә билгеле. Колбецкийлар, мәсәлән, рус, Крамерлар - немец, Дадиани - грузин, Немирович-Данченко поляк булган.
Кузнечихада дүрт дворянның җире 8579 дисәтинә тәшкил иткән. Алар милкендәге крестьяннар саны төрлечә булган. Әйтик, Крамерларның җире һәм крестьяннары башкаларга караганда азрак саннар белән күрсәтелгән. Чөнки алар үзләре Тәтештә яшәгән, ә Кузнечихага килеп йөргәннәр. Дворяннарның җирдән кала, башка табыш алу чыганакларын да тапканнар. Мәсәлән, Александр Карлович Крамер Спас өязендә ике җил тегермәне тоткан, Колбецкийларның ике кирпеч заводы булганлыгы мәгълүм.
Ни кызганыч, 1917 елгы революция вакытында дворян утарлары, төгәл әйткәндә, Колбецкийлар һәм Дадиани йортлары юкка чыгарыла. Биредә кайчандыр авыл тарихында эз калдырган кешеләрнең яшәвен бары тик алма бакчасы һәм күп гасырлар буе үсеп утырган наратлар гына искәртеп тора. 1987 елда җимерелгән Немирович-Данченко дворян оясының өч таш корылмасы, күле һәм бакчасы әле дә булса сакланган.
1980 еллар азагында Совет урамындагы йортны сүткәндә, аның фундаментында корычтан коелган кабер ташы табыла. Аны зиратка күчереп, иркен бер урынга куйганнар. Ташта язылган "...чиновницы 12 класса Марии Ильиничны - по мужу Сергеевой..." сүзләр бу хатынның дворян нәселеннән булуын ачык чагылдыра. Моның авылдагы бишенче дворян фамилиясе булуы да мөмкин. Кузнечиха авылы дворяннары Спас өязендә һәм, гомумән алганда, губернада, актив тормыш белән яшәгәннәр. Өяздәге күп эшләрнең башында торганнар, титуллык киңәшче (Колбецкийлар, Дадиани), хәрбиләр (Дадиани, Немирович-Данченко) земск врачлары (Крамер) булганнар.
Дворяннар Колбецкийлар һәм Немирович-Данченко акчасына Кузнечихада һәм Покровкада чиркәү төзелгән. Бу факт дворяннарның укымышлы булуын, киләчәкне кайгыртып яшәвен тагын бер кат раслый. Алар, һичшиксез, үз заманының алдынгы карашлы кешеләре булган. Кызганыч, бүген ике чиркәү дә эшләми. Авылдагы дворяннар тарихын чагылдыручы кадерле истәлек булып саклана.
Лариса ПАШИНА,
Кузнечиха төп мәктәбенең
тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
Фото http://www.shemiacino.narod.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев