Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Сугышта һәлак булганнарга түләү үзенчәлекләре

Бөек Ватан сугышында һәлак булган (хәбәрсез югалган) туганнары өчен түләү акчасын ничек алырга? Кешеләр район хәрби комиссариатына бу сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр.

Илһам Мидхәтов,
район хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе.
Республика телевидениесеннән Татарстан Республикасы Хәтер китабын нәшер итү буенча редакция коллегиясе әгъзасы Михаил Черепанов чыгыш ясаганнан соң сугышта һәлак булганнар яки хәбәрсез югалганнар өчен түләүне ничек алырга дигән сораулар аеруча ешайды. Чынлап та, сугыш елларында кызылармиячеләр счетына кыр банклары системасы аша акча күчерелгән. Үзләренә тигән акчаларны сугышчылар күп очракларда хәрби комиссариатлар аша акча аттестатлары рәсмиләштереп, туганнарына җибәргәннәр. Ләкин мондый мөмкинлектән бөтен сугышчы да файдалана алмаган.
Шуңа күрә, Россия Федерациясенең Үзәк Банкы аңлатуына караганда, һәлак булган (хәбәрсез югалганнар) сугышчыларның якын туганнары түбәндәге адрес буенча гариза җибәрә ала: 107016, г. Москва,ул. Неглинная, дом 12, Центральный Банк РФ, Департамент по полевым банкам.
Якын туганнары дип сугышчының ире (хатыны), ата-анасы һәм балалары санала. Гаризаны РФ Үзәк Банкына җибәргәндә туганлык мөнәсәбәтләрен (туганлыкны) раслаучы документларны һәм һәлак булучы турында (хәбәрсез югалучы) мәгълүматларны: тулысынча исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туу урыны һәм елы, кызыл-армиячене армиягә алган хәрби комиссариатның исеме, хәрби частьнең исеме һәм дислокация урыны һәм анда хезмәт итү вакыты язылган документларны теркәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев