Никольски элемтә бүлегенә җитәкчелек иткән Марина Владимировна Крапивинаны авылда бик хөрмәт итәләр, өч дистә ел бер урында намус белән эшләгәне өчен, аны үз эшенең чын остасы диләр.
Марина Зайцева
Ул мәктәпне тәмамлагач та күңеленә якын һөнәрне сайлап, элемтә училищесын тәмамлый һәм үз районына эшкә кайта. Баштарак Кузнечихада эшләп ала, ә аннары үзенең туган Никольск авылына күчерәләр, монда элемтә җитәкчесе кирәк була.
Авылның контора бинасына урнашкан почта бүлеге Никольск, Бугровка,Гөлеш һәм Отрада авылларына хезмәт күрсәтә.
Элемтә җитәкчесе белән дүрт хат ташучы бөтен эшне алып баралар. Ул вакытларда почта төп элемтә чыганагы була. Халык күпләп туганнарына, танышларына хатлар язып, открыткалар, посылкалар, бандерольләр җибәреп тора. Почта бүлегенең аерым бүлмәсендә аларны башта авыллар буенча аерып, бүләләр. Аннары кышын чаналарга төяп, кешеләргә таратырга чыгалар. Хатлар, газета-журналлар хат ташучының сумкасына гына сыеп бетә торган булмый.
Соңгы елларда тормышта зур үзгәрешләр булды. Интернет, челтәрле элемтәнең киң таралуы аркасында хатларның, телеграммаларның кирәген калдырмаса да, хат ташучылар хәзер дә һәр йортта көтеп ала торган кешеләр. Беренче чиратта авыл халкы газета-журналларны көтә. Әлбәттә, беренче чиратта район газетасын укыйлар, үзебездәге яңалыклар белән танышалар. Республикада чыга торган кайбер басмаларны, бигрәк тә балалар журналларын көтеп алалар. Атна саен почта бүлегенә шактый посылкалар килә - авыл кешеләре Интернет-кибетләрдән өс киемнәре, балалар өчен уенчыклар, китаплар, методик әдәбият һәм хәтта бакча үсентеләре, чәчәк орлыклары яздырыпы кайтарталар.
- Коммуналь хезмәтләр өчен түләр вакыт җиткәч,- ди Марина Владимировна,- почтада халык күп була. Башка авыл пенсионералары үз квитанцияләрен хат ташучыларга биреп җибәрәләр. Кредитлар, телефон өчен, газета-журналларга язылу өчен үзләре дә килә. Болар махсус программа ярдәмендә түләнә.
Моннан унбиш еллап элек почтада компьютер һәм башка аппаратуралар урнаштыралар.
Марина Владимировнага боларның барысын да үзлегеннән өйрәнергә туры килә һәм монда да сынатмый.
Тормыш почта бүлегенә дә шактый яңалыклар алып килә. Моннан берничә ел почтага товарлар кайта башлый. Аларны уңайлы итеп тезү өчен биредә киштәләр эшләп куялар. Хәзер инде товарның ассортименты кибетләрдән бер дә ким түгел. Кешеләр өчен уңайлы да. Почтага йомыш белән килүчеләр кер прошогын, канселярия товарларын, хәтта конфетлар да сатып алалар. Суыту камерлары урнаштыргач, ит һәм яшелчә ярымфабрикатлары, морожныйлар китерә башлыйлар. Шуңа күрә Никольск авылы почтасыннан кеше өзелеп тормый...
Никольск бүлеге районда иң күп кешегә хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта алар 924 кешегә җитә. Биредә барлык күрсәткечләрне дә уңышлы үтәп баралар. Мәсәлән, газета-журналларга язылу планын һәрвакыт арттырып үтиләр. Монда хат ташучылар Елена Владимирова һәм Татьяна Зариповаларның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Почта бүлеге җитәкчесе Марина Крапивинаның тырыш хезмәтен җитәкчеләр югары бәяли, ул авылдашлары арасында лаеклы хөрмәт казанган кеше.
Кешеләр аның янына нинди йомыш белән керсәләр дә, ярдәм итәсенә ышаналар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев