Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

“Онытырга хакыбыз юк…”

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, шәһәрнең үзәк мәйданында митинг булды.

Моннан 71 ел элек, нәкъ шушы көнне, фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Сугышта 20 миллионнан артык совет халкының гомере өзелде, безнең районның 7 меңнән артык кешесе яу кырында ятып калды. Һәлак булучыларны искә алу, аларның үлемсез батырлыгына баш ию өчен мәйданга шәһәр халкы җыелды. Араларында сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары бар иде.
- Илебез өчен гаять авыр булган ул көннәрне искә алу җиңел түгел, - диде сугыш һәм хезмәт ветераны Василий Еремин. - Сугышчылар фронтта дошманга каршы көрәшсә, тылдагыларга көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килде. Авыр булса да түздек, илебезне фашист коллыгыннан азат иттек. Без үлемсез батырлык кылучыларны онытырга тиеш түгел. Һәлак булучыларга мәңгелек дан!
Ветераннарга район башлыгы Камил Нугаев та җылы рәхмәт сүзләрен ирештереп, аларга исәнлек-саулык, тыныч картлык теләде.
Аннары бер минутлык тынлык игълан ителде. Митингта катнашучылар һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә һәм сугыш Батырлары бюстларына венок һәм чәчәкләр салдылар.
21 июнь көнне исә Изге Авраам чиркәвенең миссионерлар һәм яшьләр бүлеге вәкилләре мәйданда "Хәтер шәме" акциясен үткәрде. Алар ветераннарга саулык теләделәр, сугышта һәлак булучыларны искә алдылар һәм һәйкәл тирәсенә шәмнәр яндырып куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев