Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып

Волость идарәсенең җирле күп кенә сорауларны уңай якка хәл итүе кире каккысыз факт булып тора.

Әмма 19 гасыр азагы 20 гасыр башында авылдагы күп кенә мәсъәләләрне тавыш бирү  хокукына ия булган йорт хуҗаларының 1\2 яисә 1\4 өлешен үз эченә керткән авыл җыены хәл  иткәнен дә онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, Дәүләт архив фондларында, мин эшли торган 1003 номерлы фонд материаллары арасында, бары тик Әҗмәр авылы җыелышының карарлары гына сакланып калган. Әлеге карарлар 1899-1908 еллар арасында төзелгәннәр. Аларны язучы авыл писарьларының искиткеч матур почеркларына сокланып һәм көнләшеп карап куясың.  

Иң беренче карар һәртөрле җыемнарының күпме булуын һәм кая тотылуын, салым түләүчеләр  арасында ничек бүленүен күрсәтә. 
Әгәр дә ул вакытта авылда 335 җан салым түләүче булганлыгын исәпкә алсак, казна түләүләренең күләме бары тик 39 1\2 тиен генә тәшкил иткән, ә менә мир җыемнарының күләме 1 сум да 19 1\2 тиенгә тигез булган. 1899 елның 17 январендә төзелгән әлеге карар нигезендә, салым җыючы итеп Миңнегали Мөхетдинов билгеләнелгән.
Авыл җәмгыяте җыелышларының карарларын анализлау өчен мин аларны шартлы рәвештә өч төркемгә бүлдем: беренче төркем карарлар, җирләрне бүлү һәм финанс мәсъәләләрен   яктыртсалар, икенче төркем карарлары авылның социаль тормышын көйләү белән шөгыльләнә,  өченче төркем авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен ачыкларга ярдәм итә.
Мин очраткан опека эшләре арасындагы карарларның берсендә, опекунның балалар өстеннән дәгъва белдерүе турында язылган.
Эш шунда ки, опекун Идрис Юзиев үзе опекага алган балаларның капитал акчасыннан ашлык  ссудасының түләнелмичә калган өлешен түләргә теләп, мәрхүм Мөхәммәтрәхим Әхмәтовның варисларыннан 5 сум 97 тиен акчаны алыр өчен дәгъва белдергән. Илле кешедән торган җыен әлеге дәгъваның уңай якка чишелүен таләп итеп, опекунны яклап тавыш биргән.  
Җирләр 12 елга бер тапкыр гына бүленгәнгә күрә, халык санының бер елны кискен кимүе, берничә елдан соң яңадан артуына бәйле рәвештә, авылда җир мәсъәләсе еш кына зур проблема тудырган. Шуңа күрә, җирләрне яңадан 1912 елда бүлү турында карар кабул ителгән.
Минем уйлавым буенча, ул заманнарда салым һәм җыемнарны өлешләп түләү,  шулай ук  түләүләрне һәртөрле бәла-казалар килеп чыккан вакытта чигереп тору практикасы иң уңай  күренеш булган. Мәсәлән, авыл җәмгыяте 1 мартка җыемнарның 1\ 6 өлешен,  1октябрьгә 1\ 3   өлешен, 1 ноябрьгә тагын 1\6 өлешен түләгәннән соң, калган өлешен 1 декабрьгә түләп бетерергә  тиеш булган. Әмма 1900 елдан соң акчаның чыгым өлешенә өстәмә маддәләр өстәлә: бу күпер һәм коеларны  карау өчен, кыр һәм урман каравылчыларына түләүдән тыш, «мир» үгезен тоту,  янгын инвентарен тулыландыру өчен дә түләүләр кертелә.
1902 елны авыл җыены карарындагы: «уңыш начар булу сәбәпле, түләүләрне кичереп  торуыгызны гозерләп сорыйбыз» дигән сүзләр уйланырга мәҗбүр итә. Корылык килгән елларда  мал – туар арасында түләмә, себер язвасы кебек йогышлы авырулар киң таралган булган. Шуңа күрә 1902 елның бишенче февралендә булган җыенда катнашкан 50  кеше, яз көне хайваннарны саклау прививкасын ясату өчен өяз земство идарәсеннән ветврач чакыртырга кирәк, дигән карарга килгәннәр. Документлардан күренгәнчә, өяздәге татар авыллары арасыннан иң беренчеләрдән булып 200 баш сыерга прививка ясатучылар Әҗмәр авылы җәмгыяте кешеләре булган. Бу исә  «авыл кырыен сука белән сукалап чыккан очракта, авыру булмый кала», дигән хорафаттан арынган кешеләрнең дөньяга карашлары үзгәрә баруын  аңлата. Еш кына күрше авыл җәмгыятьләре белән мөнәсәбәтләрдә килеп чыккан низагларның сәбәбен, мир көтүенең язгы сабан кырларын таптауга бәйле булуын да документлар нигезендә күрергә мөмкин. Кожаевка авылы җәмгыяте көтүе кырларны таптап чыккач, «беркайчан да хөкемгә тартылмаган, сак астына алынмаган, гражданлык һәм җинаять эшләре буенча Спас өязе судында авыл мәнфәгатьләрен яклар өчен» авылдан Фәйзулла Гобәйдуллин белән Сөнгатулла Хәмидуллины вәкаләтле вәкил итеп сайлаганнар.
Волость суды рәисе булып озак вакыт Пичкас кешесе  Солдатов торганлыгы билгеле. Россия  Империясе Законнары Тулы Җыелмасының  XX  томындагы 123 маддә нигезендә, судка ике «православие динен тотучы, ике мөселман динен тотучы» хөкемдарлар итеп сайланган. Судка  хөкемдар итеп 45 яшендәге Сираҗетдин Камалетдиновны 1905 елны сайлау турындагы карар   шул чор судларында конфессиональ (дини) принципның өстенлек иткәнен күрсәтүче бер факт  булып тора.  
Авыл тормышының рухи үзәген тәшкил иткән мәчет-мәдрәсә турында кайгырту да авыл җыены  карарларында чагылыш тапкан. Мәсәлән, азанчы Габделбәдыйгъ Галиәкбәров үзенең вазифасын  «картлык сәбәпле башкара алмыйм» дигәч, авыл җыенында аның улы, 23 яшьлек  Нургазиз Габделбәдыйгов азанчы итеп  сайлана. «Әмма мәчет вә мәдрәсә биналары бик нык таушалу сәбәпле, – диелгән  икенче бер карарда – химаячеләребез Казан шәһәренең шәрәфле  (мактаулы) гражданнары Исхак улы Мөхәммәт Апанаев һәм Хәсән Садыйк улы Галиев (!) авылыбызда мәчет салу эшен үз кулларына алырга булдылар. «Авыл кешеләренең, татар кешесе өчен таныш булган әлеге олпат затларга, никадәр рәхмәтле булуларын, кызганычка каршы, карар аңлата алмый шул. Икенче бер карар, минемчә, тагын да кызыклырак: «Кышкы әче салкыннарда, җылы киемнәре булмау сәбәпле, авыл ярлылары, мәчеткә патша әгъзам хәзрәтләре исәнлегенә дога кылырга килә алмыйлар, шуңа күрә, авылда икенче мәчет ачу мәслихәт... Әлеге эш өчен акчаны авылдашыбыз Сөнгатулла Хәмидуллин бирергә булды». Икенче мулла итеп Алпар авылыннан Мөнип Мөхәммәтҗановны чакыру турында карар чыгарылган. Кызлар өчен ачылган мәктәптә Ямбактыдан килеп укыткан хатын-кыз мөгаллимәнең исеме әлеге карарларда күрсәтелмәгән. Көн саен аны кешеләр авылга алып килергә һәм Ямбактыга кире илтеп куярга тиеш булган. 
Күрүегезчә, авыл җыеннарында халык мәнфәгатьләре турында даими рәвештә кайгыртып   торганнар. Халкыбызның  «мир» гөҗ итсә, дөнья шым кала», дигән мәкале хаклыкка туры килгән.

Айдар Казаков, 
Көек мәктәбенең  тарих  укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев