Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Тарих битләреннән

Гражданнар сугышы утында

2018 елның 1 августында безнең районның Балымер авылы янында булган Кызыл Армия һәм Комуч армиясе гаскәрләренең беренче бәрелешенә 100 ел тула. Татарстан ул елларда Гражданнар сугышының үзәгендә кала. Меңнәрчә кешеләр, шул исәптән, безнең якташларыбыз да, корбан ителә. Безнең якларда нинди эзләр калдырган икән бу сугыш? Борис Андреянов, Ким урта мәктәбе...

2018 елның 1 августында безнең районның Балымер авылы янында булган Кызыл Армия һәм Комуч армиясе гаскәрләренең беренче бәрелешенә 100 ел тула. Татарстан ул елларда Гражданнар сугышының үзәгендә кала. Меңнәрчә кешеләр, шул исәптән, безнең якташларыбыз да, корбан ителә. Безнең якларда нинди эзләр калдырган икән бу сугыш?
Борис Андреянов,
Ким урта мәктәбе укытучысы, "Болгар" эзтабарлар отряды җитәкчесе.
Башка сугышлардан аермалы буларак, Гражданнар сугышы класслар арасындагы көрәш законнарына буйсына. Мондый сугышлар гадәттә дошманнарның берсе юк ителгәнче бара. Сугыш кырларындагы бәрелешләр канлы репрессияләр һәм аклар белән кызыллар ягыннан террор белән үрелеп бара. Шуңа күрә җәсәдләре әле дә тиешенчә күмелмәгән корбаннар бар. Күп каберләрнең инде урыны билгеле түгел, күпмесе Куйбышев сусаклагычы төбендә калды, су белән юылды...Әледән-әле шундый куркыныч табылдыклар очрап тора.
Бөек Ватан сугышы солдатлары истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнүче "Болгар" эзтабарлар отряды бу эштән читтә калмый. Мәсәлән, без репрессия корбаннары һәм Гражданнар сугышында һәлак булучыларның исемнәрен яңарту, каберлекләрне табып, аларны реестрда теркәү белән шөгыльләнәбез. Бу максаттан отряд эзтабарлары Татарстан эзләүчеләре белән бергә "Татулык һәм бердәмлек" дигән ике хәтер вахтасы үткәрделәр. Аларның берсе барышында Әҗмәр авылы тирәсендә, Идел ярында, Гражданнар сугышы чорыннан калган 31 кешенең җәсәде табылды. Алар җир өстендә диярлек, еллар дәвамында җыелган туфрак катламы астында, үзләрен үлем куып җиткән урында ятканнар. Моны уникаль табылдык дияргә була, чөнки сугышчыларның һәлак булганына инде 90 елдан артык вакыт үткән. Табылган җәсәдләрнең 1918-1921 еллардагы Гражданнар сугышы чорына каравын янәшәсендә табылган әйберләр дәлилли. Һәлак булучылар янында 7,62 миллиметрлы Мосин винтовкасыннан атылган гильзалар табылды, алар 1917 елда "Кайнокъ" инглиз фирмасында эшләнгән. Һәлак булучыларның берсе янында 1906 елда чыккан 2 тиенлек тимер тәңкә ята. Сугышчыларның кайсы як өчен сугышканнарын тагын бер табылдык билгеләргә ярдәм итте: солдатларның берсе янында табылган император Николай II патшалык иткән чорда христиан диненнән булмаган сугышчыларга бирелә торган "За Царя и Отечество" дигән дәүләт билгесе 1918 елга кадәр кулланылышта булган. Шулай итеп, һәлак булган солдатлар 1918 елда Самарада Учредительный собрание тарафыннан җыелган Халык армиясеннән булган, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Хәбәр ителгәнчә, сугышчыларның җәсәдләре 2015 елның октябрь аенда күмелде. Ул урында, Әҗмәр авылы янында, Истәлек билгесе куелды.
Бу юнәлештә эш әле дә дәвам итә. Мәсәлән, Вожи авылы һәм Тракторный поселогы янында эзләнүләр барышында тагын кеше җәсәдләре табылды, аларны әле казып чыгарырга кирәк. Безнең район территориясендә мондый каберлекләр тагын да бардыр әле, чөнки ХХ гасырның беренче дистә елларында аның аша Сембердән Казанга таба Халык армиясе гаскәрләре үткән, аннары Кызыл Армия частьләре бәреп чыгаргач, кире чигенгән. Власть алышыну белән канлы террорның күп эпизодлары бәйле, ә аның корбаннары тиешенчә күмелә алмый калган.
Ул еллардагы вакыйгаларны исебезгә төшерик әле.
Билгеле булганча, Гражданнар сугышы Октябрь фетнәсеннән соң башланып китә. Баштагы айларда Совет власте яклылар һәм аңа каршылар арасындагы хәрби бәрелешләр урыны-урыны белән генә була, анда аз санлы отрядлар катнаша. Тик 1918 ел уртасында Россиянең бөтен территориясен чолгап алган канкойгыч Гражданнар сугышы башланып китә. Казан губернасы һәм Спас районы территориясендә дә ике тапкыр зур бәрелешләр була. Исегезгә төшерәм, Гражданнар сугышы башланып китүгә, беренче чиратта, яхшы коралланган һәм өйрәтелгән 45 мең кешелек Чехословакия корпусының баш күтәрүе сәбәпче булган. Бу хәрби берләшмә беренче Бөтендөнья сугышы елларында рус армиясе командованиесе тарафыннан Чехия хәрби әсирләре һәм гражданнар арасындагы доброволецлардан оештырыла. 1918 елның март аенда чехлар, корпуска Владивосток аша Франциягә чыгарга мөмкинлек бирү шарты белән, большевиклар белән нейтралитет турында килешүгә кул куялар. Коралны тапшыру турында таләпкә җавап итеп, Россия территориясе буенча тыныч кына барган чех эшелоннары большевикларга каршы баш күтәрә.
Шунда ук аларга подпольеда булган эсер дружиналары, коралланган офицер отрядлары килеп кушыла. Элеккеге Учредительный собрание депутатларының күпчелеге дә 8 июньдә Самарада җыела. Учредительный собрание әгъзалары комитеты (Комуч) власте игълан ителә, ул Халык армиясен җыю турында боерык бирә. Армия яхшы әзерлек үткән, ныклап коралланган була. Аның составына элеккеге патша офицерлары, бай крестьяннар, Совет властенә каршы булган эшчеләр керә. Күпләрне сугышка көчләп алып китәләр, алар үзләренең ни өчен көрәшкәнен аңлап та бетерми. Тик шулай да бу армия уңай шартларда уңышларга ирешә алырлык зур көч була. Аның белән подполковник Владимир Оскарович Каппель командалык итә.
Башта Татарстанда Кызыл Армиянең зур подразделениеләре булмый, ул Көнчыгыш фронтның әле формалашып кына килгән 2 һәм 5 Кызыл Армияләре районына керә.
22 июльдә Халык армиясе частьләре, большевикларны Идел буе шәһәрләреннән кысрыклап чыгарып, Сембер шәһәрен алалар һәм төньякка, Казанга таба юнәләләр. Татарстан белән Казанны алуга ак гвардиячеләр бик зур әһәмият бирә. Беренчедән, Казан географик һәм экономик яктан бик уңайлы - Идел белән Кама арасында урнашкан. Казан шулай ук зур тимер юл узелы да булган. Казанны алучылар Мәскәү, Урал, Кубаньнең мул уңышлы районнарына илткән юлларга да хуҗа була. Республика башкаласы шулай ук шактый зур елга порты да. Икенчедән, бергәләшеп Мәскәүгә таба бару өчен Британия интервентларының төньяк группировкасы белән кушылу мөмкинлеге дә барлыкка килә. Өченчедән, Казан шәһәрендә империянең алтын запасларының яртысы диярлек - 650 миллион сумнан артык акча саклана. Ниһаять, дүртенчедән, шәһәрнең хәрби заводлары складларында бик күп корал һәм хәрби кирәк-яраклар бар.
Акларның Сембердән Казанга таба бару юлында беренче бәрелеш Идел елгасында флотилияләр арасында, Балымер авылы янында була. Балымерда яшәүче Г. Орлов хатирәләре буенча, пароходтан ату тавышлары бик еракка ишетелеп тора. Кызылларның пароходлары үзләреннән күпкә артыграк булган аклар флотилиясенә каршы тора алмыйча, төньякка чигенергә мәҗбүр була. Һөҗүмне дәвам итеп, ак гвардиячеләр флотилиясе Спас шәһәре янына килеп җитә һәм 3 августта десант төшереп, шәһәрне ала. Җирле активистларны кулга алып, Спас төрмәсенә утырта башлыйлар. Алар арасында Мария Вертынская, җирле өяз милициясе начальнигы Николай Брендин һәм Затон отряды коммунисты Иван Нагаев та була.
Бер ай алдарак Спаска кызыл латыш укчылары басып керәләр, үзләре акцент белән: "Без чехлар", дип сөйлиләр. Шәһәрнең кайбер кешеләре аларны аклар дип белеп, ипи-тоз белән каршыларга чыгалар, тик тозакка эләгәләр. Нәтиҗәдә шәһәр башлыгы Смородинов, сәүдәгәр Калсанов, рухани Александров һәм аклар яклы башка кешеләр кулга алына. Аларны суд ясап тормыйча гына, Переволоки пристане янында атып үтерәләр.
Акларның командованиесе Иделнең уң як яры буйлап офицер Кутлеварж җитәкчелегендә чехларның берничә отрядын җибәрә. Бу отрядларга үз флотилияләренә җирдән ярдәм күрсәтү бурычы куела. 4 август иртәсендә алар Тәтеш шәһәрен алалар. 4 августта Кызыл Армиянең Көнчыгыш фронты штабының оператив сводкасында әлеге участоктагы хәрби бәрелешләр турында болай языла: "...Тәтеш янындагы коры җир гаскәрләре сугышы һәм Иделнең Балымер авылы янында суднолар сугышыннан соң безнең частьләр Богородскиның (хәзерге Кама Тамагы) төньяк өлешенә чигенә башладылар. Кама Тамагын саклауны Трофимовский командалык иткән отрядка йөклиләр. Тик ул сатлыкҗан булып чыга. Чехлар флотилиясеннән беренче ату тавышлары ишетелә башлау белән, ул чигенергә приказ бирә, үзе исә Чабаксарга кача. Акларның коры җир гаскәрләре 4 август кичендә Богородск шәһәренә керә.
Трофимовский отрядының качып китүе нәтиҗәсендә акчехлар флоты өчен Казанга юл ачыла. 1918 елның 4 августында кичке сәгать 6лар тирәсендә әлеге флотилия Казан пристане тирәсендә күренә һәм Иделнең сул ярына десант төшерә. Казанда һәм бөтен губернада хәрби положение игълан ителә. Ике көн дигәндә акчехлар шәһәрне тулысынча ала.
7 август иртәсендә шәһәрдәге коточкыч хәлне күреп тетрәнми мөмкин түгел. Казан урамнарында җәзаланган һәм теткәләп бетелгән мәетләр аунап ята.
Шәһәрдә ак террор башлана. Кулына корал тоткан һәм дарыдан бармак башлары каралган бөтен кешеләрне кулга алып аталар. Чигенергә өлгерми калган кызылгвардиячеләр һәм партия хезмәткәрләренә карата да террор башлана. Акгвардиячеләр РКП(б)ның губерна комитеты рәисе Я.С.Шейкманны, мөселманнарның Үзәк комитеты рәисе М.М.Вахитовны, профсоюз лидерлары А.П.Комлевны, Казан губернасының юстиция комиссары М.И.Межлаукны тотып аталар. Акчехлар Казанда власть органнары да төзергә маташа, әмма бу бернинди дә нәтиҗә китерми. Комуч, аның Халык армиясе яклы булуларын Казан университеты профессорлары, укытучылар, дин әһелләре һәм башкалар белдерә. Әмма халык ярдәме бик аз сизелә. Шулай да эшчеләрнең акчехларга карата нәфрәте нык сизелеп тора. Казанны саклаган Кызыл Армия гаскәрләре Свияжск тирәсендә шактый көч тупларга өлгерә. Казанны азат итү планы төзелә. Кызыл Армиянең Свияжскида урнашкан төп штабына хәрби-диңгез эшләре буенча нарком Л.Д.Троцкий килә. В.И.Ленин август аенда язганча, Казан тирәсендә революция язмышы хәл ителә. Беренче тапкыр Троцкий приказы буенча акларга каршы тору өчен отрядлар төзелә. Мондый тәҗрибә Бөек Ватан сугышы елларында да киң кулланыла. Сугышчан частьләр коммунистлар белән ныгытыла. Хәрби план нигезендә, 5нче армия сугышчылары Иделнең ике яры буйлап һөҗүм итәргә тиеш була. Уң як ярдагы төркем үз алдына Казанның уң як ярын акчехлардан азат итү бурычы куя. Сул як ярдагы төркемнең тимер юл полотносы буйлап хәрәкәт итәргә һәм Казанны азат итәргә тиешлеге ачыклана. Кыска гына вакыт эчендә кечкенә генә Свияжск хәрби шәһәргә әйләнә. 1918 елның августыннан башлап, бер атна вакыт эчендә Казанга 1нче Мәскәү, 2нче һәм 6нчы Петроград, Оршанск, Старорусский, 4нче Латыш полклары һәм ВЦИК каршындагы ике берләштерелгән социалистик отряд килә. Моннан тыш, 5нче армиянең революцион хәрби советы карамагына "Свободная Россия" һәм "Стенька Разин" бронепоездлары тапшырыла. Казан тирәсенә шулай ук Балтыйк диңгезе миноносецлары һәм 16 самолет белән ныгытылган Волжск флотилиясе килә. 5 сентябрьдә Кызыл Армия һөҗүм башлый. Акчехларның каршы торырга көче җитеп бетми. Аларның отрядлары шәһәрне калдырырга мәҗбүр була. Аклар белән бергә шәһәрдән шулай ук берничә мең кеше (болар күбесенчә интеллигенция вәкилләре, хезмәткәрләр, дин әһелләре) дә китә.
Казанны алганда Зилантов монастырендәге бөтен монахларны атып үтерәләр. Ни өчен дигәндә, әлеге территориядән һөҗүмгә күчүчеләргә ут ачалар.
1918 елның унбишенче августыннан соң Идел буендагы хәрби бәрелешләрдә инициативаны Кызыл Армия үз кулына ала. Халык армиясе частьләре һөҗүмгә күчкән совет сугышчыларына инде тиешле каршылык күрсәтә алмый. Аклар чигенә башлый, шәһәрләр һәм территорияләрне үз кулына ала. 17нче сентябрь иртәсендә акларның Кама елгасының уң як яры буйлап өскә таба менүче артиллериясен һәм обозларын күреп алалар. "Сережа" йөзмә батареясе аларга ут ача, аклар обоз һәм артиллерияләрен ташлап төрле якка кача башлый. Кораллы суднолар һәм "Петр Чайковский" пароходы акчехларның частьләрен ут ачып юк итү өчен Кама елгасының уң як ярына җибәрелә. Операция бары тик кич белән генә тәмамлана. Кызыллар акларның бик күп атлы олауларын һәм ике орудиесен, корал тутырылган әрҗәләрен кулга төшерә. Аклар ашыгыч рәвештә Әҗмәр һәм Куралово авыллары аша Спас шәһәренә таба чигенә. Кама тамагында Богородское авылы тирәсендә кызыл флотилия өч баржалы "Деятель" буксирын, шулай ук пар ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче "Луна" катерын кулга төшерә. 18 сентябрьдә, акчехлар Спастан киткәндә, Совет властен оештыручы 11 кешене кырга алып чыгалар һәм Куралово авылы юлында атып үтерәләр. Сентябрь ае дәвамында Кызыл Армия частьләре акчехларны Мамадыштан, Алабугадан, аннары Чистайдан һәм Әгерҗедән, ноябрь урталарында - Бөгелмәдән кысрыклап чыгаралар. 1918 ел азагына Казан губернасы территориясендә Комучның Халык армиясе гаскәрләре һәм чехларның корпусы инде калмаган була.
1918 елның август-сентябрь эпопеясы гражданнар сугышы тарихында хәлиткеч роль уйный. Казанны азат итү хөрмәтенә Кремльдә совет хөкүмәте резиденциясендә кызыл байрак күтәрелә. Акчехларга каршы бәрелешләрдә катнашучыларны һәм хәрби частьләрне күпләп бүләклиләр. Көнчыгыш фронтта стратегик инициатива Кызыл Армия кулына күчә, Халык армиясенең таркалган частьләре көнчыгышка таба куыла. Сызрань, Самара, Сембер шәһәрләре акчехлардан азат ителә.
1918 елның октябрь ае башларында Халык армиясе гаскәрләре тулысынча җимерелә, качып котылганнары Урал ягына таба чигенә.
Озакламый губерна территориясендә яңадан хәрби бәрелешләр башланып китә. Колчак гаскәрләре губернаның көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешендәге кайбер өязләргә, Минзәлә, Бөгелмә, Алабуга шәһәрләренә һәм кайбер торак пунктларга бәреп керә. Мамадыш янындагы Вятка елгасын һәм Чистай янындагы Кама елгасын кичү өчен әзерлек эшләре башлана. Апрель аенда Казанга да куркыныч яный башлый. Фронт линиясе шәһәрдән нибары 80 километрда гына үтә. Казан советы губернага куркыныч янавы турында игълан итә, ашыгыч рәвештә доброволецлар отрядлары оештырыла.
Совет Россиясендә дә илгә нинди куркыныч янавын яхшы аңлыйлар. Барысы да Ленинның: "Республика язмышы көнчыгышта хәл ителә. Барыгыз да Колчакка каршы көрәшкә!" дигән сүзләрен бердәм хуплыйлар.
Ниһаять, 1919 елның апрель азакларында совет гаскәрләре контрһөҗүмгә күчә. 2нче армия частьләре Иделдәге хәрби флотилия белән берләшеп Чистай һәм Алабуга шәһәрләренә керә. Шул ук айда Н.И.Вахрамеев командалык иткән 27нче укчы дивизия Бөгелмә шәһәрен азат итә. Июнь ае башларында Татарстанның бөтен территориясе дә Колчак гаскәрләреннән тулысынча азат ителә. Бу Гражданнар сугышы елларында республикабыз территориясендә барган бәрелешләрнең соңгысы була. Әмма сугыш әле кешеләр өчен тәмамланмый. Продразверсткадан канәгать булмаган крестьяннарны кулга алалар һәм аталар. Идел буендагы күп кенә урыннарда баш күтәрүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен концентрацион лагерьлар төзелә.
Тарих битләрен актарганда җанны тетрәндерерлек фактларга тап буласың. Гражданнар сугышы елларында никадәр кеше төрле авырулардан һәм ачлыктан үлгән, төрле катлау һәм төркемнәргә керүче никадәр кешеләрне юк иткәннәр, җәмгыятьтәге тотрыксызлык - болар барысы да гражданнар сугышы нәтиҗәсе.
Гражданнар сугышында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмый. Кешеләр бу сугышта һәлак була яки зыян күрә. Шуңа күрә без үткәннәрнең хатасын кабатламаска, һәрвакыт сак һәм игътибарлы булырга, моннан күп еллар элек һәлак булганнарның сөякләрен табып җир куенына иңдерергә тиеш. Кызыллармы алар, әллә инде акчехлармы - барысы да гражданнар сугышы корбаннары.
(Язманы әзерләгәндә https://books.google.ru/books сайтындагы «Гражданская война на Волге в 1918 году" материаллары, Р.Мордвиновның "Волжская военная флотилия в гражданской войне (1918-1920)» һәм башка материаллар файдаланылды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев