Июль урталарында районыбызда гадәти булмаган делегация кунак булып китте. Ата-бабалары - элеккеге алпавыт Панаевлар яшәгән җирләрне карау өчен Париж шәһәреннән аларның варислары - Надин белән Элен Бестужевалар (әниләренең кыз фамилиясе - Панаева) килде. Тарихи Ватан бертуганнарны ничек каршылады соң?
Владимир Корнилов.
"НЖ".
Кайчандыр ата-бабалары биләмәләре булган Танкеевка авылы турында Париж университеты профессоры Надин Бестужева быел яз көне Санкт-Петербургта үткәрелгән фестивальләрнең берсенә кунак булып килгәч ишетә. Баратынский музеенда ул очраклы рәвештә бер экскурсоводның мәктәп укучыларына Николай Некрасовның дусты - бертуган Панаевларның берсе - Иван Иванович турында сөйләвен ишетә. Шул чакта үзе өчен моңа кадәр таныш булмаган авыл турында да ишетә ул. Бу хәбәр анарда бик зур кызыксыну уята.
Алпавыт Панаевларның биләмәләре булган безнең районга һәм республиканың башка районнарына сәяхәт очраклы гына килеп чыга. Бертуганннар безнең якларга килү турында уйламаганнар да...
Соңрак алар Казан шәһәрендә үткәрелгән Державин фестиваленә чакыру алганнар, монда аларны тарихчы, "Спасские сказания" китабы авторларының берсе Леонид Абрамов белән таныштыралар. Нәкъ менә ул бертуган Бестужеваларга ата-бабаларының исеме белән бәйле урыннарда булып кайтырга киңәш итә. Әлбәттә, алар риза булалар.
Безгә кунаклар Алексеевск районында булганнан соң килделәр. Ерак юл бераз ардырса да, алар безнең яклар белән кызыксынып таныштылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шактый олы яшьтә булсалар да, алар әле дә актив һәм бик хәрәкәтчән. Мәсәлән, безнең машина йөртүчеләрнең руль артында утырганда кәрәзле телефоннан сөйләшүләре аларны нык гаҗәпләндерде.
- Европада тәртип бик кырыс, - диделәр алар. - Рульдә утырганда телефоннан сөйләшкәнне күрсәләр, шунда ук 90 евро штраф түләтәләр!
Надин белән Эленның ата-бабалары Россиядән эмигрантларның беренче дулкыны - 1917 елгы революциядән соң китәргә мәҗбүр булалар. Әниләренә ул чакта ике генә яшь була, ә бертуганнар илленче еллар уртасында Парижда туганнар. Рус телен икесе дә камил белә, бераз акцент белән сөйләшүләре, авыррак сүзләр очраганда, уйлап торулары гына аларның чит илдә үсүләрен белгертә. Монысы да тел практикасы җитеп бетмәгәннән генә. Гаиләдә алар бер-берсе белән русча аралаша икән.
Рус традицияләрен сакларга аларга әбисе мирас итеп калдырган. Шуңа күрә гаиләдә рус телен, рус культурасын яхшы беләләр, православие динен тоталар. Балалары һәм оныклары инде бөтен дөньяга таралып, Канада, Австралия, Япониядә яшиләр һәм шулай ук рус культурасы һәм тарихы белән кызыксыналар. Тик рус телен генә камил белмиләр.
Беренче чиратта кунаклар бездә Полянка авылында булдылар. Ата-бабаларының кайчандыр Казан губернасы Спас өязендә утарлары булуы турында белсәләр дә, Надин белән Эленның Танкеевка һәм Полянка авыллары турында ишеткәннәре дә булмый. Аларга Панаевларның Казандагы йорты турында гына билгеле була.
Полянкада алар ремонтлана торган чиркәүне, аның территориясендәге кабер ташларын карадылар. Идел буена чыккач, аларны иксез-чиксез Идел киңлекләре, бөек елганың гүзәллеге сокландырды. Җил һәм дулкыннар шавын ишетеп, алар тыела алмыйча, Некрасовның бөек елга турындагы шигырен искә төшереп сөйли башладылар.
Танкеевка авылы да кунаклар күңелендә яхшы тәэсир калдырды. Дөрес, авыл чиркәве төзек булмаса да, барыбер мәгърур күренгән Троица чиркәвенә аеруча озак карап тордылар. Надин һәм Элен күргән бар нәрсәне дә фотокамерага төшереп бардылар. Чынлап та, манара һәм гөмбәзле зур чиркәү теләсә кемне сокландырырлык. Ул әллә кайлардан күренеп торып, һәр кешенең игътибарын үзенә җәлеп итә...
Кунаклар килер алдыннан мин Танкеевка авылы кешеләре белән сөйләшкән идем. Аларның барысы да бу турыда ишеткәч, бер үк сорауны бирделәр: "Ә бәлки алар чиркәүне торгызырга ярдәм итәрләр?". Бу хыял Танкеевкадагы һәр кешенең күңелендә яши икән. Бу сүзләрне ишеткәч, күңелдә ирексездән бер сорау туа: яңартырга кирәк булгач, аларны туздыруның кирәге булдымы икән? Ләкин тарихны яңадан язып булмый шул...
Кунаклар Танкеевка халкының Панаевлар турында белүләренә бик гаҗәпләнделәр. Хәтта чиркәү урамын халык телендә Панаевлар урамы дип йөртәләр икән.
- Без инде ата-бабаларыбызны берәү дә хәтерләми дип уйлаган идек, - диде бертуганнар. - Революциядән соң күпме еллар үткән. Алай түгел икән! Димәк, монда гаҗәеп халык яши!
Ни кызганыч, кунаклар бездә озак була алмадылар - аларны инде Тәтеш районында көтеп торалар иде. Ерактан Болгар музей-тыюлык һәйкәлләренә сокланып торганнан соң: "Без монда тагын бер тапкыр килергә тиеш. Бу якларда иҗади һәм тикшерү эшләре өчен бай материал тупланган. Күп нәрсәне күреп өлгермәсәк тә, өйгә кайткач тарихны ныграк өйрәнергә, ата-бабаларыбыз яшәгән урыннар турында күбрәк белергә, үз тарихыбызны тирәнрәк өйрәнергә кирәк..."
Рәсемдә: Панаевлар нәселе вәкилләре Надин белән Элен (уртада) Танкеевка авылы чиркәве янында.
Нет комментариев