Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Борынгы җимерекләр янында

Болгарга сәяхәт 1832-34 елларда Казанда айга ике тапкыр "Заволжский муравей" дигән кызыклы гына исем белән әдәби-нәфис журнал чыга. Аның редакторы тарихчы, Казан университеты профессоры Михаил Самсонович Рыбушкин була. Ул Спас өязендә берничә тапкыр була, үзенең сәяхәте турындагы тәэсирләрен "Болгарга һәм Биләргә бару" дигән язмасында бөтен нечкәлекләре белән сүрәтли, бу язма...

Николай Марянин,
тарихчы.
Тәтеш аша
Болгарга
Михаил Рыбушкин бу сәяхәткә өч хезмәттәше белән чыга һәм аларга тагын ике кеше: олы яшьтәге бер ир белән аның хатыны иярә. Вакытны күңеллерәк үткәрү өчен Сембергә Санкт-Петербургтан хәтта шәрәп китертәләр.
...Иделдә тынлык, ишкәкчеләрнең тигез ишүләре генә ишетелә. Төнлә ишкәкчеләр ял итсен өчен судноны агым буенча җибәрәләр. Иртә белән тау куышларын карау өчен Сөкәй авылы янында яр буенда туктыйлар. Куышларның берсендә сәяхәтчеләр боз белән капланган күлне күрәләр. Сәяхәтчеләрнең берсе мылтыктан атып җибәрә, аның авазы куышларның төрле почмакларына барып җитеп, кире кайта. Бу урынга килеп җитәргә берничә чакырым кала ишкәкчеләр аларга бер урынны күрсәтәләр һәм шушыннан 50 еллар элек юлбасарлар шайкасының Мәкәрҗә ярминкәсенә баручы судноларны һәм көймәләрне талаулары турында сөйлиләр. Рыбушкин бу юлбасарлар нәкъ менә шушы куышларда качып яткандыр дигән фикергә килә.
Төш вакытына судно Тәтешкә килеп җитә. Рыбушкин биек Идел ярындагы бу шәһәрне бөтен нечкәлекләре белән сурәтли, "Тәтеш тауларыннан Иделнең каршы ягында тигез, матур болыннар һәм урманнар күренеп тора, аяз көнне борынгы Болгар шәһәрендәге Манараны да күрергә була" дип яза. Кичке сәгать 6да сәяхәтчеләр Иделне кичеп, икенче якка чыгалар. Монда алар балыкчыларның судан 250 сажень (500 метрдан артык) озынлыгында гаять озын җәтмәне тартуларын күрәләр. Балыкның күбесе котырган балык (железница) булып чыга. Аны ашаган кеше акылдан яза диләр. Шуңа күрә балыкчылар аны алмыйлар. Ә малайлар аны җыеп өйләренә алып кайталар, берәү дә акылдан язмый. Сәяхәтчеләргә күптән түгел балыкчыларның һәрберсе берничә пот авырлыктагы ике мәрсин балыгы (осетр) тотулары турында сөйлиләр.
Сәяхәтчеләрне монда ямщиклар, җирле татарлар көтеп тора, алар да үзләренә котырган балыклар җыйганнар. Болгарга (Успения) урман аша 20 чакрым барырга кирәк. Авылда 500гә якын кеше яши. Борынгы шәһәр җимерекләре сакланып калган тигез урын төрле чокырлар, курганнар белән капланган, чөнки монда 60 еллар элек селитра заводы эшләгән була. Болгар сүзен, борынгы Персия сүзлегенә нигезләнеп, Рыбушкин сафьянга охшаган, буялган, хуш исле тире дип тәрҗемә итә. Сәяхәтчеләр Болгарга кичке сәгать 10да килеп җитәләр, шуңа күрә борынгы шәһәр урынын карауны икенче көнгә, 15 июльгә, калдыралар.
Барыннан да элек Рыбушкинны Зур манара гаҗәпләндерә. Манара бер якка авышкан "өске өлеше күптән ярылган". Ул архитекторлар фикерен китереп үтә: авышуы " күптән төзелгән булуы белән түгел, ә төзүчеләр гаебе белән килеп чыккан". Рыбушкин ике тапкыр Манарага менә, Болгарның тирә-ягын күзәтә. Манараның нигезендәге ташларны ватып алуларына борчыла, чаралар күрелмәсә, Манараның Успения чиркәве ягына ишелеп төшүе бар, ди. Ул чиркәү нигезендә борынгы Болгар кабер ташларын күрә, "үз вакыты өчен танылган әлеге мәрхүмнәрнең истәлекләрен христианнар таптап йөри"дип ачуы килә. Чиркәү эчендә авыл кешеләренең җир сөргәндә тапкан төрле әйберләре һәм хәттә, чиркәүгә митрополит Тихон бүләк иткән әйберләр дә куелган.
Кече манара яртылаш җимерек була. Өскә менгәч, Рыбушкин аздан гына егылып төшми. Сәяхәтче Изге Николай чиркәвен дә карый, анда идәне дә, башка әйберләре дә булмый. Ак пулат турында да кыска гына язып калдыра, биредә "Кырым мунчаларындагы кебек бүлмәләр күрә". 1812 елда килгәндә таштан җәелгән идәннәр шул килеш сакланган иде, дип өсти. Башка һәйкәлләрне карап, Кара пулатта "элеккеге штукатуркалар һәм пилястралар" сакланган, ә Хан төрбәсеннән "җимерек таш өемнәре генә калган"дип өсти. Борынгы шәһәрнең тирә-ягы "буйдан-буйга җир ныгытма һәм тирән чокыр белән әйләндереп алынган, кайбер урыннарда ул яхшы сакланган".
Спаска юл
Өч сәгатькә якын борынгы җимерекләрне караганнан соң, сәяхәтчеләр ял итеп алалар да, 7 чакырымда урнашкан Иделгә юл тоталар, элек монда Ага Базар пристане була. Нәкъ менә шушы урында 1767 елда Болгарны карау өчен патша Екатерина II галерадан ярга төшә, авылга илтә торган юлны "хәзергә кадәр Патша юлы" дип йөртәләр". Сәяхәтчеләр борынгы ярминкә урынында чокырлардан һәм агач төзелеш калдыкларыннан башка берни дә тапмыйлар һәм төштән соң сәгать 2ләрдә өяз шәһәре Спаска китәләр.
Барганда бик матур җирдә урнашкан, тирән, зур күлле Яңа Мордово авылын үтәләр. Сәяхәтчеләрне иң гаҗәпләндергәне шул була : җирле крестьяннар күлдә йөзгән кыргый үрдәкләрнең күплегенә шаккатып карап торалар, берсенең дә кулында мылтыгы юк. Сәяхәтчеләрнең берсе авылны чыккан арада биш үрдәк атарга өлгерә. Кошлар мылтык тавышыннан бөтенләй курыкмыйлар, аз гына күтәрелеп китәләр дә, кабат суга төшәләр.
Өяз үзәге
Спас шәһәре"бик матур тигез урында, Бизнә елгасы буенда" урнашкан. Болгарны караганнан соң, үзенең язмаларында Рыбушкин һәм аның юлдашлары, нигә шушы авылны өяз үзәге итмәделәр икән, диләр. Ләкин сәяхәтчеләр "Казан губернасында иң ярлы өяз шәһәре" Спасны күргәннән соң, аның Болгардан тулы өстенлегенә ышаналар: "Болгарда эчә торганы да, башка су да юк, ә менә Спас шактый киң һәм тиз агымлы елга буена урнашкан, ул халыкка эчәр су да бирә, яз көне аның сулары Иделгә кушылып, уңайлы пристань итә, ә ул промышленностьны үстерергә булыша".
Рыбушкин ул еллардагы Спас турында мәгълүматлар китерә: "Шәһәрнең 3913 десятинә, 1540 сажень җире бар. Барлыгы 452 ир кеше, 500 хатын-кыз исәпләнә - 952 кеше, 169 агач йортның 10сы гына төзек, калганнары крестьян алачыклары кебек; шәһәрдә бер агач чиркәү; 1 - 1нче гильдия сәүдәгәр, 3 - 3нче гильдия сәүдәгәр бар, мещаннар - 48, чиновниклар һәм хезмәткәрләр - 18 кеше. Бер хастаханә, төзек кенә йортта училище урнашкан, аның китапханәсе, физика һәм минераль кабинетлары бар.
Юлчылар Спаста училищеның шаттагы смотрителендә куналар. Ә 16 июльдә иртә белән сәяхәтчеләр "Биләргә яки борынгы Булимерга" кузгалалар. Алар Куралово авылы яныннан үтәләр, кайчандыр ул авыл "ниндидер татар кенәзе Куралныкы була, ә хәзер алпавыт Молоствов җирләре". Аннары аларның юлы Ямбакты, Салман, Чаллы, Муллино авыллары аша үтә. Рыбушкин Биләр тарихы һәм аның шул вакыттагы үзенчәлекләре турында җентекләп аңлата, борынгы шәһәр һәм аның тирә ягын сурәтли. Ә 18 июльдә иртән юлчылар Алексеевск һәм Державино аша Казанга юл тоталар.
Казан тарихчысы
"Заволжский муравей" журналына мәкаләсен Михаил Рыбушкин Болгардан һәм Биләрдән кайткач та түгел, ә 1833 елның башында, 2нче һәм 4нче саннарда бастырып чыгара. Басма редакторы буларак, ул үз язмаларының астына кыскартып үз фамилиясен "Р-нь" дип куя, укучы аны болай да белә дип уйлый. Язмаларында ул үзе белән сәяхәткә кайсы хезмәттәшенең чыгуын күрсәтми. Бәлки ул Николай Кафтанников булгандыр. Беллетрист, рәсем ясаучы, гравер, һәвәскәр археолог булган әлеге кеше Рыбушкин белән хезмәттәшлек итә һәм 1832 елда әлеге журналның өч санында "Болгаре, или Развалины сего народа" дигән үзенең тикшерүләрен бастыра. Кафтанников язмалары үзенең рәсемнәре һәм офортлары белән бирелә: "Успения авылы күренеше һәм Бөек Болгар хәрәбәләре", "Беренче манара", "Кара яки Суд пулаты". Димәк, ул Болгарда Рыбушкинга кадәр үк булган.
"Заволжский муравей" журналында Михаил Рыбушкин губерна башкаласы турында да язмаларын бастыра, 1834 елда"Краткая история города Казани"дигән аерым китап итеп тә чыгара. Бу китапны ул Александр Пушкинга да җибәрә. Бөек язучы 1833 елның сентябрендә Пугачев урыннары буенча йөргәндә Казанга килә һәм үзенең адресын калдырган була. Ә "Заволжский муравей" журналы өч ел гына чыгып кала һәм материаль кыенлыклар килеп чыкканлыктан, ябыла. Рыбушкин үзе дә 1835 елда Казаннан китә, Астрахань һәм Пенза губерналарында училище директоры булып эшли. 1846 елда отставкага чыккач, Казанга кайта һәм өч елдан соң вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев