Аяз булсын күкләребез...
Узган ел “Тарихи хәтер” проектын тормышка ашыру кысаларында “Ул елларның даны сүрелмәс” дигән җыентык басылып чыкты.
Анда Ленинградны саклауда катнашкан якташыбыз турында да язма урнаштырылган. Шуны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Ольга Полякова,
Казан дәүләт мәдәният институты студенты.
Бөек Ватан сугышы башланганда минем әтинең әтисе Павел Степанович Степанчев кырда җир сөргән. Икенче көнне ул фронтка китеп барган. Укчы полкта дошманга каршы көрәшкән. 1942 елда каты яраланган. Госпитальләрдә бер ел дәваланган, врачлар аны аякка бастыру өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләгәннәр. Ул яңадан үз частенә әйләнеп кайта.
– Ленинградта хезмәт итте, – дип сөйли әбием. Берсендә аны берничә солдат белән хәрби складны сакларга җибәрәләр. Склад эчендә нәрсә булганын әйтмиләр. Әти бик кызыксынучан кеше иде, берәү дә күрмәгәндә склад ишеген ачып карый һәм исе-акылы китә: мәетләрне штабельләп өеп куйганнар – кемдер ачлыктан, кемдер авырудан үлгән...
Ике айдан соң аны яңадан госпитальгә салалар: сул ботындагы элеккеге ярасы ачыла. Күпме генә дәвалап карасалар да, аны барыбер хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар. Шуннан соң яралы солдат култык таякларына таянып туган ягына – Кузнечихага кайта. Әлбәттә инде, солдатның туган ягына кайтуы турындагы шатлыклы хәбәр тиз арада бөтен авылга тарала, туганнары, якыннары җыела.
Дөрес, гаилә башлыгы кайткач та Степанчевларның тормышы тиз генә яхшырмый. Ашарга ризык, өскә кием юк. Әмма яшәргә кирәк. Бакчага бәрәңге һәм киндер чәчәләр. Киндердән, мәсәлән, он һәм май ясаганнар, җаен табып җеп эрләгәннәр. Бәрәңгене угычтан уып, шуңа бераз киндер оны кушканнар һәм мичтә пешергәннәр. Мичтән чыгарганда катып китсә дә, барыбер ашаганнар. Кычыткан, алабута, төрле үләннәрне җыйганнар.
– Печәннән кайтканда каршыбызга бүре чыкты, – дип искә ала әби. – Күзгә карап тора, бернәрсәдән дә курыкмый. – Сугыш елларында бүреләр урамда йөрде, аларның да ашыйсы килгәндер шул...
Аягы авыртса да, Павел Степанович төрмәдә надзиратель булган, һөнәр училищесында, урман хуҗалыгында, нефтебазада эшләгән. Мәктәпкә йөрмәсә дә, үзлегеннән укырга һәм язарга өйрәнгән. Балаларын укытып, кеше итү өчен, аңа кичләрен вагон бушатырга, башка авыр эшләрне күп башкарырга туры килгән. Бер эштән дә курыкмаган. Фронттагы батырлыгы өчен ул унбер медаль, ике орден белән бүләкләнгән. Сугыштан соң бабайның теләге бер генә булган: ул киләчәк буыннар сугыш күрмәсен, күкләр гел аяз булсын, дигән сүзләрне еш кабатлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев