Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Археологлар съезды

Күптән түгел Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигы хезмәткәрләре Җәмил Мөхәммәтшин белән Илшат Мөхәммәтшин Казанда үткән Бөтенроссия археология съездында катнаштылар.

Съезд Казан университетында - республика башкаласының фән үзәгендә үткәрелде. Зур форумга Россиядән һәм якын чит илләрдан 900дән артык кеше җыелды. Галимнәрне Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлады. Ул мәдәни мирасның, археологик һәйкәлләрне торгызуның әһәмияте турында сөйләде һәм моны Болгар белән Свияжск мисалларында яктыртып үтте.

Съездда 21 секция эшләде, аларның һәрберсе конкрет теманы - палеолиттан алып, 16-17 гасырларга караган темаларны тикшерде. Чыгышларда археологиянең иң актуаль мәсьәләләре яктыртылды. Мәсәлән, борынгы Болгарда шәһәр некрополе тарихы һәм аның торышына турында сүз барды. 2010-2011 елларда барлыгы 14-15 гасырларга кагылган 66 кабер тикшерелгән.

Тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшинның чыгышы 10 гасырда Идел Болгарында акча сугу мәсьәләсенә багышланды. Болгарда беренче акча суга башлау бу дәүләтнең иң борынгы тарихын ачарга ярдәм итәчәк. Археологик мирасны саклау, Болгар архитектура һәйкәлләренең кайчан төзелүен, ни өчен хезмәт итүен (аерым алганда Кара пулатның) билгеләү археологик съездда катнашучыларның игътибар үзәгендә булды.

Съезд делегатлары Болгарга һәм Свияжскига сәяхәт кылдылар. Татарстанның горурлыгы булган бу тарихи урыннар белән танышу кунаклар күңелендә онытылмас эз калдырды, республикада археология фәненең һәм музей эшләренең үсешен ачык күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар дәүләт тарихархитектура музейзаповеднигы хезмәткәрләре Бөтенроссия археология съезды