Безнең районның яшьләр командасы "Олимп" универсаль спорт залында үткәрелгән мини-футбол буенча республика беренчелегенең зона турнирында җиңеп чыктылар.
Спортның бу төре буенча егетләр арасында ТР беренчелеге ярышларында байтак команда катнаша һәм тамашачылар да күп килә. Безнең егетләр дә бу ярышларда актив катнашалар. Тренер Владимир Постников җитәкчелегендәге "Волна" командасы зона ярышларында гына түгел, республика турнирларында да елдан-ел уңышлы чыгыш ясап, республиканың зур шәһәрләреннән килгән командалар белән көч сынаша. Шуңа күрә "Олимп"та үтәчәк ярышлар алдыннан да безнең команданы турнирның фаворитлары дип санап, көндәшләре алар белән уйнауга бик җаваплы карадылар. Һәр матчның соңгы минутына кадәр көрәш киеренке барды.
Бу юлы безгә биш район футболчылары кунакка килде. Барлык катнашучылар ике төркемгә бүленеп, беренче һәм икенче урынга чыгучылар ярымфиналда көч сынаштылар. Төркемдә безнең егетләрнең көндәшләре - Яңа Чишмә һәм Нурлат спортчылары булды. Матчлар күрсәткәнчә, көндәш көчлерәк булган саен, "Волна" уенчылары тагын да ныграк берләшеп, үзләренең югары тәҗрибәгә ия булуларын дәлилләде.
Шулай итеп, нурлатлыларга 5:0 исәбе белән оттырган Яңа Чишмә командасын безнең команда көч-хәл белән генә, 2:1 исәбе белән җиңде (тупларны Эдуард Малыгин һәм Сергей Герасимов кертте). Соңгы тупны очрашу тәмамланыр алдыннан гына керттеләр. Нурлат футболчылары белән дә очрашу киеренке булыр кебек иде, чөнки алар безнең капкага тупны беренче булып керттеләр. Тик бу безнең футболчыларга тагын да көч өстәде, нәтиҗәдә алар 4:1 исәбе белән җиңеп чыктылар (ике тупны - Сергей Герасимов, Эдуард Малыгин белән Евгений Земсков берәр туп керттеләр).
Ярымфиналда безнең команда Чирмешән командасын җиңел отты: ике тупны Константин Сосипатров белән Андрей Пашагин кертте. Аннары безнең спортчылар бераз тынычланып киттеләр, ул арада көндәшләре исәпне тигезләделәр һәм уенның ахыры киеренке булды. Шулай да пенальти сериясе буенча "Волна" 5:4 исәбе белән финалга чыкты: капкачы Денис Аникин көндәшләре тубын кертмәде.
Нурлат командасының Аксубай футболчылары белән уены 1:1 исәбе белән тәмамланды. Аксубайлылар пенальти буенча уңышлырак булдылар һәм беренче урын өчен көрәшү хокукын яуладылар.
Ярымфиналдагы киеренке көрәштән соң беренче урын өчен уен аеруча кыен булыр дип көтелгән иде. Ләкин "Волна" үзен тагын яхшы яктан күрсәтте. Уен башында ук өч туп кертеп (Эдуард Малыгин, Константин Сосипатров, Евгений Земсков), безнең футболчылар уен барышында сынатмадылар. Нәтиҗәдә алар 4:2 исәбе белән җиңеп чыктылар (тагын бер тупны Адел Минсафин кертте).
Турнирда җиңү безнең командага "Олимп" спорт залында 4-6 декабрьләрдә үтәчәк республика беренчелегендә катнашу хокукы бирде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев