Кышкы сезон ахырында Урта Йорткүл авылында чаңгы эстафеталары үткәрелде.
Ярышларда 1994 елда туган һәм аннан кечерәкләр арасында районның иң көчле чаңгычылары, шулай ук укытучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Эстафетаны балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге оештырды.
Узышларда барлыгы 7 укучылар һәм 6 укытучылар командасы катнашты. Һәр командага икешәр ир-ат һәм хатын-кызлар кертелде. Кызлар - бер километр, егетләр һәм хатын-кызлар - ике километр, ә ир-атлар өч километрлы дистанциядә узыштылар.
Программаның ике төрендә дә ярыш хуҗалары - Урта Йорткүл укучылары һәм укытучылары җиңеп чыкты. Укучылар Сиринә Игъламова, Алсу Әхмәтгәрәева, Нияз Гатауллин һәм Зөлфәт Гатауллин эстафетаны 38 минут 23 секундта үтеп, 2нче шәһәр мәктәбеннән килгән көндәшләрен дүрт минутка узып киттеләр. Өченче урынга Антоновка командасы чыкты.
Укытучылар Исламия Фәесханова, Румия Гәрәева, Фазыл Вәлиев һәм Заһит Галиуллин эстафетаны 1нче мәктәп укытучыларыннан ике минутка якын алдарак - 28 минут 32 секундта үттеләр. Өченче урында - Иж-Борискино мәктәбе командасы.
Рәсемдә: чаңгычылар старт сызыгында.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев