Спорт
Әйбәт чыгыш ясадылар
Чистай шәһәрендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында республика спартакиадасының зона турнирында безнең район командасы икенче урынны алды.
Район хакимияте структурасы, Болгар, Ким, Кузнечиха, Бураково, Иж-Борискино һәм Никольск җирлекләре вәкилләреннән төзелгән һәм 22 кешедән торган команда спортның сигез төре буенча көч сынашты.
Кече ракетка ярышында Александр Ермилин, Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм Анастасия...
Чистай шәһәрендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында республика спартакиадасының зона турнирында безнең район командасы икенче урынны алды.
Район хакимияте структурасы, Болгар, Ким, Кузнечиха, Бураково, Иж-Борискино һәм Никольск җирлекләре вәкилләреннән төзелгән һәм 22 кешедән торган команда спортның сигез төре буенча көч сынашты.
Кече ракетка ярышында Александр Ермилин, Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм Анастасия Фокеева җиңүгә иреште. Евгений Демьянов, Алексей Тюленев, Ровель Гыйсмәтов, Вера Колчина, Илнар Нургалиев һәм Владимир Фроловтан торган волейбол командасы ярышта икенче булды. Шулай ук эстафетада катнашкан җиңел атлетлар Александр Ермилин, Евгений Демьянов, Ирина Борзихина һәм Анастасия Фокеева мактаулы өченче урынга лаек булды. Кузнечиха авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов та гер күтәрүчеләр турнирында өченче урынга чыкты.
Әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән командага ярышларның финал бәйгесендә катнашырга туры киләчәк. Ул ноябрьдә Казанда үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев