Спорт
Яшь теннисчылар көч сынашты
Никольск Мәдәният йортында егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге үтте. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Ярышларда биш команда: Никольск мәктәбеннән - ике, 1нче Болгар мәктәбе, Полянка урта мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумыннан берәр команда катнашты.
Шәхси зачетта кызлар арасында - Анна Танкина, Земфира Мөхәммәтова (2нче мәктәп), Юлия...
Никольск Мәдәният йортында егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге үтте. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Ярышларда биш команда: Никольск мәктәбеннән - ике, 1нче Болгар мәктәбе, Полянка урта мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумыннан берәр команда катнашты.
Шәхси зачетта кызлар арасында - Анна Танкина, Земфира Мөхәммәтова (2нче мәктәп), Юлия Борисова (Никольск), егетләр арасында - Игорь Алексеев, Глеб Тегулев (Никольск), Илья Макаров (техникум) җиңеп чыкты.
Команда зачетында барлык уен нәтиҗәләре буенча Никольск командасы алга чыкты, техникум һәм 1нче мәктәп командасы икенче һәм өченче булдылар.
Җиңүче командаларга кубок һәм дипломнар, шәхси зачетта җиңүчеләргә - медальләр, дипломнар һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге ярдәмендә алынган бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев