Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Яшь самбочылар призер булдылар

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин шәкертләре 2001-2003 елда туган егет-кызлар арасында Буада үткән самбо буенча Татарстан беренчелегеннән ике бронза медаль белән кайттылар. Үз авырлык үлчәүлә-рендә өченче урыннарны Танкеевка мәктәбе укучысы Екатерина Шемуратова (37 килограммга кадәр) һәм икенче мәктәп укучысы Родион Виноградов (46 килограммга кадәр) алды. Аларга дипломнар һәм медальләр...

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин шәкертләре 2001-2003 елда туган егет-кызлар арасында Буада үткән самбо буенча Татарстан беренчелегеннән ике бронза медаль белән кайттылар.
Үз авырлык үлчәүлә-рендә өченче урыннарны Танкеевка мәктәбе укучысы Екатерина Шемуратова (37 килограммга кадәр) һәм икенче мәктәп укучысы Родион Виноградов (46 килограммга кадәр) алды. Аларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Танкеевкадан Наталья Юзеева (34 килограммга кадәр) һәм Владислав Осташин (71 килограммнан артык), икенче урта мәктәптән Кирилл Борюшкин (66 килограммга кадәр) үз категорияләрендә бишенче булдылар. 1нче мәктәптән Анатолий Елистратов (34 килограммга кадәр), 2нче мәктәпән Кирилл Зверев (38 килограммга кадәр), Танкеевкадан Салават Акберов (42 килограммга кадәр) алтынчы урынга чыктылар.
Бүгенге көндә Владимир Борюшкинның 1999-2000 елда туган сигез шәкерте 25 мартта Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев