Яшь гимнастлар – беренче урында
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы Наталья Бердникова җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь гимнастлар төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясыйлар.
Башта алар Казанда узган традицион “Сөембикә Кубогы” турнирында үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Түбән Новгород, Сочи, Чабаксар, Яр Чаллы һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән өч йөздән артык спортчы арасында Александра Бердникова беренче урынга лаек булды. Галина Козина икенче урынны алды, Алисә Гафарова алтынчы булды. Шулай ук Эмилия Гомәрова, Дарья Ковальчук, Галина Козина, Жасмин Пашаева, Ясминә Мокроусова һәм Диана Әхмәтсафина составындагы “Непоседы” командасы да алтынчы урынга чыкты.
Алабугада Түбән Кама, Тольятти, Можга шәһәрләрендәге һәм башка гимнастика мәктәпләренең яшь йолдызчыклары катнашында узган “Көз бизәкләре” турнирында берьюлы өч спортчы: Александра Бердникова, Алисә Гаффарова һәм Валерия Чуксина пьедесталның югары баскычына күтәрелде. “Непоседы” бу юлы бронза медальгә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев