Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь футболчылар – икенче

Безнең команда кече яшьтәге группалар арасында мини-футбол буенча республика беренчелегенә зона турнирында икенче урынны алды. Ярышлар Аксубайда булды. Беренче уенда безнең спортчылар Нурлаттан килгән яшьтәшләрен киеренке көрәштә 3:2 исәбе белән җиңделәр. Безнекеләрдән бөтен тупны Илдар Литвинов кертте. Илдар безгә күптән түгел Украинадан кайтты һәм беренче көннәрдән үк үзенең яраткан спорт...

Безнең команда кече яшьтәге группалар арасында мини-футбол буенча республика беренчелегенә зона турнирында икенче урынны алды. Ярышлар Аксубайда булды.
Беренче уенда безнең спортчылар Нурлаттан килгән яшьтәшләрен киеренке көрәштә 3:2 исәбе белән җиңделәр. Безнекеләрдән бөтен тупны Илдар Литвинов кертте. Илдар безгә күптән түгел Украинадан кайтты һәм беренче көннәрдән үк үзенең яраткан спорт төре белән шөгыльләнә башлады һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Икенче уенда турнир хуҗалары белән уйнаганда безнекеләр 2:5 исәбе белән бирелергә мәҗбүр булдылар (тупларны Кирилл Королев кертте). Соңгы уенда исә алар Чистай командасын 3:0 исәбе белән җиңеп, ышанычлы рәвештә икенче урынны яуладылар.
Алдан әйтеп үтелгән спортчылардан тыш, капкачы Дмитрий Ковалев, яшь сакчылар Егор Золин, Эмиль Сабирҗанов, Тимур Әхмәтҗанов да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, шулай ук Александр Молчанов та сынатмады. Денис Пеньков, Антон Рачков, Александр Битунов һәм Максим Мельников та үзләрен оста уенчы итеп күрсәттеләр.
Егетләрне ярышларга балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Постников әзерләде. Район җыелма командасы өчен шулай ук балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренер-укытучысы Валерий Бердников шәкертләре дә чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев