Аксубайда 2004-2005 елларда туган малайлар арасында республика беренчелегенең икенче этабында районның яшь футболчылары лаеклы рәвештә беренче урынга чыкты.
Шунысын искәртик, ярышларның беренче этабы барышында да яшь спортчыларыбыз Нурлат һәм Чистайдан килгән яшьтәшләреннән өстен чыгып һәм бары тик турнир хуҗалары - Аксубай футболчыларына гына оттырып, икенче урынга лаек булган иде. Бу...
Аксубайда 2004-2005 елларда туган малайлар арасында республика беренчелегенең икенче этабында районның яшь футболчылары лаеклы рәвештә беренче урынга чыкты.
Шунысын искәртик, ярышларның беренче этабы барышында да яшь спортчыларыбыз Нурлат һәм Чистайдан килгән яшьтәшләреннән өстен чыгып һәм бары тик турнир хуҗалары - Аксубай футболчыларына гына оттырып, икенче урынга лаек булган иде. Бу юлы исә аларның җиңүгә омтылышы тагын да зуррак булды.
Беренче уенда безнең спортчылар норлатлыларны 5:0 исәбе белән җиңде. Тупларны Андрей Ферафонтов, Эмиль Сабирҗанов, Константин Баскаков, Кәрим Нугаев һәм Константин Баскаков кертте. Хуҗалар белән очрашуда исә уен 1:1 исәбе белән (бердәнбер тупны Кәрим Нугаев кертте) тәмамланды. Матчның чистайлылар белән узган соңгы этабында безгә бары тик җиңү генә кирәк иде. Моңа ирештеләр дә. Хәлиткеч тупны Никита Тимофеев кертте.
Тупланган очколар исәбе буенча безнең команда Чистай командасын ота алган аксубайлыларны җиңде. Өченче урынга Нурлат командасы чыкты. Безнең команда данын, югарыда атап үтелгән футболчылардан тыш, Николай Степанчев, Ислам Низамов, Виталий Байкин, Илья Князев, Егор Золин, Вадим Марянин, Александр Князев һәм Данил Кафаров яклады.
Фото: http://www.ipukis.com/ru/editable-news/id-71/
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев