Спорт
Яшь дзюдочылар – Татарстан спартакиадасы җиңүчеләре!
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Владимир Борюшкин һәм Сергей Щуров шәкертләре 1999-2000 елда туган егетләр-кызлар арасында унынчы ТР укучылар спартакиадасы турнирында командалар арасында беренче урынны алдылар. Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Җиңүгә егетләр дә, кызлар да үз өлешләрен кертте. Кызлар көрәштә осталыкларын күрсәтеп, гомуми зачетта беренче булдылар. 48 һәм...
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Владимир Борюшкин һәм Сергей Щуров шәкертләре 1999-2000 елда туган егетләр-кызлар арасында унынчы ТР укучылар спартакиадасы турнирында командалар арасында беренче урынны алдылар. Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Җиңүгә егетләр дә, кызлар да үз өлешләрен кертте. Кызлар көрәштә осталыкларын күрсәтеп, гомуми зачетта беренче булдылар. 48 һәм 57 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә беренче урынны алган Полянкадан Русалина Хәйруллина, 2нче мәктәп укучысы Екатерина Клещева, 63 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә икенче урынны алган Полянкадан Арина Филюшина, бронза медаль яулаган Танкеевка кызлары Айгөл Әкбәрова, Анастасия Волкова һәм Анна Архипова (44 килограммга кадәр, 70 һәм 70 килограммнан артык) командага шактый очко китерделәр. Егетләр гомуми зачетта өченче урынга чыкты.
2нче мәктәптән Данила Кузьмичев, 1нче мәктәптән Раил Сәгыйров һәм Полянкадан Егор Шевченко 50 килограммга кадәр, 66 һәм 90 килограмм авырлык үлчәвендә өченче булдылар. Безнең командаларга кубоклар һәм дипломнар тапшырылды, ә тренер Владимир Борюшкинга оештыручылар планшет бүләк иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, безнең көрәшчеләр самбо буенча Татарстан мәктәп спартакиадасы кысаларында да зур уңышка ирешкәннәр иде (турнир күптән түгел бездә булды). Ул чакта егетләр дә, кызлар да беренче урын алдылар. Бу ярыш нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы мәктәп спартакиадасында чыгыш ясаячак команда оештырылды. Аңа безнең самбочылар Русалина Хәйруллина, Екатерина Клещева, Анастасия Шемуратова, Раил Сәгыйров һәм Егор Шевченко керде. Алар 24-27 апрельдә Чабаксарда республика данын якларга тиеш. Ә бу турнирга Татарстан кызларының җыелма командасы белән күнегүләр үткәрү безнең остазыбыз Владимир Борюшкинга ышанып тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев