Үткән шимбә көнне районда спортның ишек алды төрләренә багышланган чаралар булып үтте. Мәсәлән, Гордеев урамындагы яңа төзелешләр микрорайонында баскетбол, волейбол, мини-футбол белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыгы ачылды. Тантаналы өлештән соң "Татарстан командасы" җәмәгать инициативасын тормышка ашыру кысаларында, биредә стрит-бол матчы үткәрелде, анда егетләр һәм кызлардан торган өчәр команда катнашты.
-...
Үткән шимбә көнне районда спортның ишек алды төрләренә багышланган чаралар булып үтте. Мәсәлән, Гордеев урамындагы яңа төзелешләр микрорайонында баскетбол, волейбол, мини-футбол белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыгы ачылды. Тантаналы өлештән соң "Татарстан командасы" җәмәгать инициативасын тормышка ашыру кысаларында, биредә стрит-бол матчы үткәрелде, анда егетләр һәм кызлардан торган өчәр команда катнашты.
- Безнең районда шундый җиде мәйданчык бар, - диде бәйрәмдә катнашучыларны котлап, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов. - Кешеләр спорт белән шөгыльләнү, файдалы ял итү өчен бирегә теләп йөри, хәтта гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Ирешкәннәр белән генә тукталып калырга җыенмыйбыз, мөмкин булганча күбрәк кешене спорт һәм физкультурага, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен барлык шартларны тудырырга тырышабыз...
Бәйрәм кысаларында "Олимп" универсаль спорт залы мәйданчыгында мини-футбол буенча ярышлар булды.
Антоновка авылында да яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Ул мини-футбол уйнау өчен ясалган, моннан тыш, мәйданчыкта урам тренажерлары да куелган. Бу объектны тантаналы рәвештә Авыл көнендә ачып җибәрделәр һәм бәйрәм программасына күпсанлы спорт ярышлары кертелде.
Антоновка халкын бу бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин һәм авыл җирлеге башлыгы Владимир Фролов котладылар һәм барысына да күтәренке кәеф, тынычлык, иминлек теләделәр.
Бәйрәм барышында авылның иң лаеклы кешеләрен котладылар. Алар арасында быел йөз дә беренче туган көнен билгеләп үтүче Надежда Васильевна Смольникова да бар. Татьяна белән Анатолий Шамаев, Ольга һәм Юрий Еремин, Ирина һәм Владимир Фролов парлары да быел гаилә тормышының юбилеен билгеләп үттеләр. Кораллы Көчләр сафында хезмәт итеп кайткан егетләр Николай Сарычев һәм Николай Стрижовка, быел беренче класска барырга тиеш булган дүрт балага, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә дә бу көнне котлау сүзләре күп булды. Аларның барысына да истәлеккә кечкенә сувенирлар тапшырылды.
"Бездненские зори", "Веснушки" фольклор коллективлары, Лидия Бурмистрова белән Светлана Власова дуэты, Наталья Скрябина, Виктория Стрижова, Анна Акулина һәм башка үзешчән артистлар тамашачыларны җыр-биюләре белән сөендерде. Бәйрәмдә Антоновка һәм Гусиха бакчасына йөрүче нәниләр дә чыгыш ясады.
Күңелле конкурсларда, бәйгеләрдә олысы-кечесе катнашты, теләге булган кеше пылау, коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев