Яңа тормыш

Спас районы

Рус Тат
Спорт

Виктор Ермилин – Россия чемпионы!

Хәзерге вакытта Рыбинск шәһәрендә юниорлар арасында чаңгы буенча Россия беренчелегендә катнашып, якташыбыз Виктор Ермилин классик алым белән 10 километрлы дистанциядә җиңеп чыкты. Бу чаңгы буенча спорт мастеры исемен алган яшь спортчының зур уңышы. Чаңгы спортында аның бүләкләре аз түгел. Мәсәлән, өченче ел ул спортның бу төре буенча юниорлар арасында Татарстан...

Хәзерге вакытта Рыбинск шәһәрендә юниорлар арасында чаңгы буенча Россия беренчелегендә катнашып, якташыбыз Виктор Ермилин классик алым белән 10 километрлы дистанциядә җиңеп чыкты.
Бу чаңгы буенча спорт мастеры исемен алган яшь спортчының зур уңышы. Чаңгы спортында аның бүләкләре аз түгел. Мәсәлән, өченче ел ул спортның бу төре буенча юниорлар арасында Татарстан чемпионы булса, былтыр бу исемгә лаек икәнен тагын бер тапкыр раслады.
Хәзерге вакытта Виктор Казан федераль университетының икенче курсында белем ала һәм беренче остазы Сергей Власов җитәкчелегендә даими шөгыльләнә. Яшь спортчының уңышларында тренерының да өлеше зур.
Өметле спортчыбызны алда тагын да җаваплырак ярышлар көтә һәм ул анда да сынатмас дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев