Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Уңышлы дебют

Балаларны сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зыятдинов шәкертләре карате кекусинкай буенча Казан шәһәренең ачык беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Ярышлар "кумитэ" бүлегендә (көрәш) беренче һәм икенче ел өйрәнүче яшь спортчылар һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрле һәм аннан зурраклар арасында үтте. Безнең районның Полянка авылыннан Мария Башированың гына мондый...

Балаларны сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зыятдинов шәкертләре карате кекусинкай буенча Казан шәһәренең ачык беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Ярышлар "кумитэ" бүлегендә (көрәш) беренче һәм икенче ел өйрәнүче яшь спортчылар һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрле һәм аннан зурраклар арасында үтте. Безнең районның Полянка авылыннан Мария Башированың гына мондый бәйгедә катнашу тәҗрибәсе бар. Әйтергә кирәк, Мария бу юлы да сынатмады: 50 килограммга кадәрле 12-13 яшьлек спортчылар арасында икенче урынны алды.
Башка спортчылар мондый мәртәбәле ярышта әле беренче тапкыр гына катнашты. Шуңа да карамастан, сер бирмәскә тырыштылар. Болгардагы 2нче мәктәптән Денис Лихачев икенче урынны алды, 1нче мәктәптән Сергей Кураев өченче булды. Алар икесе дә 35 килограмм авырлыгында 10-11 яшьлек спортчылар арасында көч сынашты. Бу категориядә шәһәрнең беренче урта мәктәбе укучысы Илья Еланин да әйбәт чыгыш ясады, әмма икенче очрашуда оттырды һәм ярышлардан төшеп калды.
Спортчылар ярышларга бару мөмкинлеге тудырган иганәчеләргә бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев