Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәҗрибә, осталык туплап

Инде икенче ел рәттән Татарстан авыл районнары һәм шәһәрләренең өлкәннәр командасы арасында мини-футбол буенча республика Кубогы безнең шәһәрдә үткәрелә. Быел да бу ярышларга кеше күп җыелды.

Олег ПАХОМОВ
Быел безгә кунакка яхшы хәзерлек үткән, иң дәрәҗәле ярышларда катнашып, тәҗрибә туплаган унике команда килде. Көчле спортчыларга каршы тору безнең футболчылар өчен җиңел булмады, чөнки команда нигездә күптән түгел генә балалар командасы өчен чыгыш ясаган егетләрдән тора иде. Шуңа карамастан, алар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр һәм хәтта ярымфиналга чыгу мөмкинлекләре дә бар иде.
Барлык катнашучылар өч төркемгә бүленеп, җиңүчеләр шунда ук финалга чыктылар. Финалда дүртенче команда булып, икенче урынны алган иң яхшы команда чыгыш ясады. Алдагы этапта безнең командага Биектау, Саба һәм Лениногорск футболчыларына каршы торырга туры килде. Биектаулылар белән беренче уенда җиңү өчен көрәш киеренке барды. Көндәшләр безнең капкага бер туп кертә алсалар да, Эдуард Малыгин икенче тайм башында исәпне тигезләде. Җиңү өчен мөмкинлекләре шактый булса да, безнең команда аларны тормышка ашыра алмады. Ә биектаулылар ахырдан контратакаларда ике туп кертеп, җиңүгә ирештеләр.
Лениногорск командасы белән очрашуда да безнең егетләр җиңә алмады, шулай итеп финалга чыгу мөмкинлеген югалттылар. Башта исәпне безнең файдага 3:1гә җиткереп (ике тупны - Богдан Стрелков, бер тупны Евгений Земсков кертте), алар уен ахырына биш минут калгач капкаларына ике туп үткәрделәр. Ә соңгы туп безнең капкага финалга бер мизгел калгач кына килеп керде!
Финалга чыгу мөмкинлеге булмагач, соңгы уен безнең команда өчен хәлиткеч түгел иде, шуңа күрә футболчыларыбыз Саба уенчыларына бер генә туп кертеп (Эдуард Малыгин), җиңелделәр.
Биектаудан килгән көндәшләр исә киеренке уеннан соң финалга килеп җиттеләр, нәтиҗәдә Шәмәрдәннән килгән футболчыларга 1:3 исәбе белән оттырдылар. Өченче урынны Яңа Чишмә командасы алды. Бу команда вәкилләре уенның иң яхшы капкачысы, сакчысы һәм һөҗүмчесе дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев