Шәһәрнең 2нче уртам мәктәп баскетболчыларына "КЭС-баскет" мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия ярышлары региональ финалдагы хәлиткеч уеннарда катнашу өчен бер генә очко җитми калды.
Олег ПАХОМОВ
Укучылар арасында бик популяр саналган бу турнир тугызынчы тапкыр үткәрелә. Аның максаты - сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау, баскетбол уенын тагын да популярлаштыру, спортчыларның һәм тренерларның...
Шәһәрнең 2нче уртам мәктәп баскетболчыларына "КЭС-баскет" мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия ярышлары региональ финалдагы хәлиткеч уеннарда катнашу өчен бер генә очко җитми калды.
Олег ПАХОМОВ
Укучылар арасында бик популяр саналган бу турнир тугызынчы тапкыр үткәрелә. Аның максаты - сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау, баскетбол уенын тагын да популярлаштыру, спортчыларның һәм тренерларның әзерлекләрен күтәрү өчен шартлар тудыру, шулай ук гомумбелем мәктәпләренең материаль-техник базасын яхшырту. Ярышлар ел саен яшьләрне үзенә күбрәк тарта.
Ярышларда безнең командалар да уңышлы чыгыш ясый. Алар берничә тапкыр региональ финал призерлары булдылар, ә моннан берничә ел элек безнең "Олимп" спорткомплексында үткәрелгән ярыш, анда даими катнашучылар фикеренә караганда, югары дәрәҗәдә оештырылган һәм анда катнашкан һәр спортчыда бик яхшы тәэсир калдырган.
Быел Зәйдә үткәрелгән региональ финалга путевканы безнең егетләр командасы гына алган. Моңа алар Чистайда үткәрелгән зона турнирында җиңеп чыгу нәтиҗәсендә ирешкәннәр.
Ләкин бу юлы аларга өлгерлек җитеп бетмәде. Бөтен уеннарны уңышлы алып барсалар да, барысында да җиңә алмадылар. Әлмәтлеләр белән беренче уенда безнең команда берничә генә очкога оттырды. Алексеевск командасы белән уен да уңышлы булмады. Шуңа карамастан, егетләр хуҗаларны ике очкога җиңсәләр, ярымфиналга эләгү мөмкинлеге калган иде әле. Бу юлы уен безнең файдага булыр кебек тоелган иде, чөнки уен ахырына 45 секунд калгач егетләр өч очкога алда бардылар. Тик көндәшләре дә югалып калмады һәм бер очкога гына аерма килеп чыкты. Кызганыч, финалга чыгу өчен бу азга гына җитмәде.
Нәтиҗәдә турнирда Казан укучылары җиңеп чыкты, Алексеевск командасы икенче булды, ә безнең команда алдагы очрашуда җиңеп чыккан Зәй баскетболчылары өченче урынга чыкты. Бераз уңыш елмайган булса, безнең егетләр дә призер була алырлар иде, чөнки алар һәр уенда бик тырышып, җиңү өчен ахыргача көрәштеләр. Район командасы өчен Андрей Зарифуллин, Илья Мөхетдинов, Зөлфәт Хәйруллин, Данила Вихлянский, Андрей Парфенов, Данил Шинкарев, Ринат Галимов, Александр Четанов, Алексей Лукашин һәм Константин Кузнецов чыгыш ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ринат Галимов өч очколы ыргымнар ясау буенча турнирда иң яхшыларның берсе булды. Укучыларны ярышларга физкультура укытучысы Андрей Шишкин һәм балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Юрий Кузнецов әзерләде.
Бу турнир, Перьмнән килгән баскетболчылар күрсәткән баскетбол тамашасы, Олимпия уеннары чемпионы Светлана Антипованың мактау сүзләре, һичшиксез, һәркемнең исендә алырлык булды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев