Көрәшчеләр сынатмады
Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга һәм Ватан сакчысы көненә багышланган армия кул көрәше буенча ТР ачык беренчелегеннән тренер Ринат Шәрипов шәкертләре бер көмеш һәм ике бронза медаль белән кайттылар.
Алабугада үткән бу беренчелектә Татарстан, Пермь крае, Самара һәм Киров өлкәләре, Чуашстан һәм башка төбәкләрдән килгән 17 команда катнашты....
Көрәшчеләр сынатмады
Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга һәм Ватан сакчысы көненә багышланган армия кул көрәше буенча ТР ачык беренчелегеннән тренер Ринат Шәрипов шәкертләре бер көмеш һәм ике бронза медаль белән кайттылар.
Алабугада үткән бу беренчелектә Татарстан, Пермь крае, Самара һәм Киров өлкәләре, Чуашстан һәм башка төбәкләрдән килгән 17 команда катнашты. Турнирда Идел буеның иң яхшы көрәшчеләре катнашуын исәпкә алып, аның нәтиҗәләре буенча безнең федераль округтан Россия беренчелегендә катнашучылар билгеләнде.
Спас егетләре арасында Виктор Волков иң уңышлы чыгыш ясады. 27 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул 8-9 яшьлекләр арасында финалда гына көчле көндәшенә җиңдереп, икенче урынга чыкты һәм көмеш медальгә лаек булды. Дмитрий Виноградов (50 килограммга кадәр, 14-15 яшь) һәм Даниил Карпушин (75 килограммга кадәр, 16-17 яшь) үз авырлык үлчәвендә һәм яшь категориясендә өченче урынга чыктылар. Аларның барысына да дипломнар һәм медальләр тапшырылды.
Ни кызганыч, Әмир Вәлиев авырып китеп, ярышларда катнаша алмады, шунлыктан безнекеләр команда зачетында уңышлы чыгыш ясый алмады.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча 27-29 мартта Красноярск шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелеге ярышларында катнашу өчен округ җыелма командасы оештырылачак. Безнең районнан әлегә команда составына керү өчен Әмир Вәлиев, Мөхәммәт Минсәгыйров һәм Даниил Карпушин кандидат булып тора.
Турнир үткән көннәрдә Әфганда һәлак булган сугышчылар һәйкәленә веноклар куелды.
Артем Тегулев - өченче
Спас тармак технологияләре техникумы укучылары Балтачта узган кекусинкай карате буенча XXI ачык милли беренчелектә һәм Татарстан Республикасы чемпионатында бронза медальгә ия булды.
Татарстан, Удмуртия, һәм Марий Элдан килгән 10-17 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр, зәңгәр билбаулы һәм югарырак дәрәҗәле 115 спортчы үз яшь төркемнәрендә һәм авырлык үлчәвендә иң көчлеләрне билгеләделәр. Сары билбауга ия булган Артем 19 яшендә генә булса да, 70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ирләр арасында чыгыш ясады һәм бронза медаль алды. Беренче урта мәктәп укучысы Александр Понасенко, ни кызганыч, призерлар исемлегенә керә алмады. Шулай да көчле көндәшләре белән көч сынашу аңа тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде.
Ярышта җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләрне ТР сугыш сәнгате милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский тапшырды.
Бүгенге көндә тренер Рәшит Зыятдинов шәкертләре Әлки районы башлыгы призларына Республика кубогы ярышларына әзерләнә, алар 20-21 мартта Базарлы Матакта үтәчәк.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев