Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спас районында самбо секциясе ачылды

Балалар өчен спорт-тәрбия проекты Россия Федерациясе Президенты грантына тормышка ашырыла.

Спас районында имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен «Спортлайф» самбо секциясе ачылды.

Проектны РФ Президенты гранты акчасына Спас районының хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы тормышка ашыра. Грант "Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау" номинациясендә отты.
Хәзерге вакытта секциядә 7 яшьтән 16 яшькәчә 30 бала шөгыльләнә. Грант акчасына алар өчен спорт кирәк-яраклары сатып алынды. 

"Самбо – ул гади көрәш кенә түгел. Физик һәм рухи ныклыкка өйрәтүче чын философия ул. Тренировкаларга йөрүче балалар сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләрен, гаделлекне яхшырак аңлый.  Спорт белән шөгыльләнүче бала зыянлы гадәтләргә тартылмый, алдына максатлар куя белә. Безгә йөрүче балалар өчен бу аеруча мөһим», – дип сөйли Спас районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы рәисе Ринат Шәрипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев