Спорт
Спас районы спортчылары – спартакиада призерлары
Безнең район спортчылары «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы программасында мини-лапта буенча республика чемпионатында ирләр команадалары арасында беренче урынга чыктылар.
Максим Кузовкин, Андрей Иванов, Сергей Гордеев, Станислав Бырин, Юрий Селиванов, Дмитрий Ключников, Олег Лесюк һәм Павел Павликов остазлары Валерий Бердников җитәкчелегендә һәм катнашуында Түбән Кама һәм Арчадан килгән көчле көндәшләренә генә оттырдылар. Аннары...
Безнең район спортчылары «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы программасында мини-лапта буенча республика чемпионатында ирләр команадалары арасында беренче урынга чыктылар.
Максим Кузовкин, Андрей Иванов, Сергей Гордеев, Станислав Бырин, Юрий Селиванов, Дмитрий Ключников, Олег Лесюк һәм Павел Павликов остазлары Валерий Бердников җитәкчелегендә һәм катнашуында Түбән Кама һәм Арчадан килгән көчле көндәшләренә генә оттырдылар. Аннары алар Азнакай командасын зур исәп белән оттылар һәм өченче урын өчен киеренке көрәштә Яшел Үзән спортчыларын җиңделәр. Очрашу ахырында безнең егетләр 7:14 исәбе белән оттырсалар да, тайм-аут алып, тиешле очколарны җыйдылар һәм көндәшләрен 21:20 исәбе белән оттылар.
Безнең команда медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде, ә ТР «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Вәгыйз Мәхмүтов аларга кубок тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев