Спас районы көрәшчесе билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә җиңде
Розалина Садыйкова Дөнья беренчелегендә катнашачак.
Владимир өлкәсенең Петушки шәһәрендә 2002-2004 елда туган юниор егет һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән ике йөздән артык көрәшче катнашты.
Спас районыннан Татарстан җыелма командасы составында тренер Ришат Сәгыйров шәкерте Розалина Садыйкова чыгыш ясады.
Розалина чыгыш ясаган 76 килограммга кадәр авырлык үләчендә тугыз спортчы кыз көч сынашты. Киеренке көрәштә көндәшләрен артта калдырып, Спас районы вәкиле ярышның көмеш призеры исеменә лаек булды.
Бәйгедә җиңеп, Розалина Россия җыелма командасы составында Дөнья беренчелегендә чыгыш ясарга юллама алды. Ярышлар ноябрь аенда Казахстанда узарга тиеш.
Розалинага һәм аның остазына алдаг ярышларда бары уңышлар гына теләргә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев