Спас районында «Әти, әни, мин – сәламәт гаилә» спорт бәйрәме узды
«Колосок» балалар бакчасы командасы җиңүче булды.
Бүген Спас районы балалар бакчаларында «Әти, әни, мин – сәламәт гаилә» девизы астында берничә спорт бәйрәме узды. Чаралар Бөтендөнья сәламәтлек көненә һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.
Болгар балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең спорт залында да чын спорт бәйрәме оештырылды.
Бәйгедә шәһәрәрнең биш балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чараны Бәйрәмне «Антошка» балалар бакчасы тәрбиячеләре Алсу Сабирова, Варвара Лисюк һәм Ольга Козлова алып барды.
Балалар һәм өлкәннәр «Сугыш кирәк-яраклары склады», «Иптәшеңә ярдәм ит», «Крепостьне алу», «Кичү» һәм «Штабка донесение җиткерү» эстафеталарын узды. Барлык катнашучылар да көч, җитезлек һәм команда эшен күрсәттеләр.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
- 1 урын – «Колосок» балалар бакчасы;
- 2 урын – «Родничок» балалар бакчасы;
- 3 урын – «Солнышко», «Антошка» һәм «Теремок» балалар бакчалары.
Һәр катнашучыга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев