Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Спартакиада җиңүчесе

1нче урта мәктәпнең өлкән класс укучысы Раил Сәгыйров 2000-2001 елда туган укучылар арасында V республика спартакиадасы кысаларында Питрәчтә үткән милли көрәш ярышларында алтын медальгә лаек булды. Бәйгедә республиканың 19 районыннан иң яхшы көрәшчеләр катнашты. 70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Раилгә тиңнәр булмады: ул дүрт көрәштә дә җиңеп, аларның икесендә бәйгене...

1нче урта мәктәпнең өлкән класс укучысы Раил Сәгыйров 2000-2001 елда туган укучылар арасында V республика спартакиадасы кысаларында Питрәчтә үткән милли көрәш ярышларында алтын медальгә лаек булды.
Бәйгедә республиканың 19 районыннан иң яхшы көрәшчеләр катнашты. 70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Раилгә тиңнәр булмады: ул дүрт көрәштә дә җиңеп, аларның икесендә бәйгене вакытыннан алда төгәлләде. Раилгә медаль, диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. Бу җиңү аңа май аенда Актанышта үтәчәк милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә чыгыш ясау хокукын бирде.
Питрәчтә башка көрәшчеләребез дә сынатмады. Шәһәрдән Данил Кузьмичев дүртенче урынны алды, Иске Рәҗәптән Динар һәм Илназ Әхмәтвәлиевлар, Илнар Миндубаев һәм Рәсим Нуруллин, Татар Такталыдан Зөлфәт Шәрипов белән Илназ Җәләев та уңышлы чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев