Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Самбочылар сынатмады

Тренер Владимир Борюшкин шәкертләре "Чистай электр челтәрләре" ААҖ призларына үткәрелгән ачык турнирдан бер алтын, ике көмеш һәм өч бронза медаль алып кайттылар. Безнең спортчылар арасында Данила Вихлянский үзен яхшы яктан күрсәтте. Үзе өчен әлегә күнегелмәгән 53 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул көрәшләрнең күбесендә отып, көндәшләреннән күпкә көчлерәк икәнен тагын бер...

Тренер Владимир Борюшкин шәкертләре "Чистай электр челтәрләре" ААҖ призларына үткәрелгән ачык турнирдан бер алтын, ике көмеш һәм өч бронза медаль алып кайттылар.
Безнең спортчылар арасында Данила Вихлянский үзен яхшы яктан күрсәтте. Үзе өчен әлегә күнегелмәгән 53 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул көрәшләрнең күбесендә отып, көндәшләреннән күпкә көчлерәк икәнен тагын бер тапкыр раслады. Аңа медаль, диплом тапшырдылар һәм спорт костюмы бүләк иттеләр.
Үз авырлык үлчәвендә һәм яшь төркемендә Нусрат Меликов (55 килограммга кадәр) һәм Никита Никифоров (38 килограммга кадәр) икенче урынны алдылар. Марат Усманов (41 килограммга кадәр) һәм Всеволод Карпушин (38 килограммга кадәр) өченче булдылар.
Барлыгы ярышларда безнең республика, Самара, Тольятти һәм Ульяновск спорт мәктәпләреннән килгән 160ка якын самбочы катнашты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X