Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Самбочылар бу юлы да җиңде

"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында 2000 - 2002 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелегенө ярышлар булып үтте. 24 команда составына керүче 159 спортчы арасыннан иң яхшы самбочылар ачыкланды. Соңыннан алар республика данын яклап Ижевск шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачак. Турнирны ачу тантанасында спортчыларны...

"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында 2000 - 2002 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелегенө ярышлар булып үтте.
24 команда составына керүче 159 спортчы арасыннан иң яхшы самбочылар ачыкланды. Соңыннан алар республика данын яклап Ижевск шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачак.
Турнирны ачу тантанасында спортчыларны республика самбо федерациясенең башкарма директоры Альберт Вәлиуллов һәм район башлыгы Камил Нугаев сәламләделәр. Данила Вихлянскийга самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы һәм значогы тапшырылды. Казаклар концерт программасы әзерләгән иде.
Аннары өч келәмдә, бу сүзнең чын мәгънәсендә, кызу көрәш башланды. Шәхси беренчелектә безнең спортчылар Полянкадан Русалина Хәйруллина (52 килограммга кадәр авырлыкта), Болгардагы 2нче мәктәптән Екатерина Клещева (60 килограммга кадәр), Танкеевкадан Анна Архипова (78 килограммннан артыграк) һәм Болгардагы 1нче мәктәптән Раил Сәгыйров (72 килограммга кадәр, ул әле тагын самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат нормасын да үтәде) республика чемпионнары булдылар. Икенче урынга Танкеевкадан Наталья Юзеева (38 килограммга кадәр), Анна Архипова (44 килограммга кадәр) һәм Айгөл Әкбәрова (48 килограммга кадәр), шулай ук Болгардагы 1нче урта мәктәптән Искәндәр Гәрәев (42 килограммга кадәр) лаек булды. Призерларның барысы да Татарстан данын Ижевск шәһәрендә яклап чыгыш ясарга тиеш.
Команда ярышы нәтиҗәләре буенча беренче урынга безнең самбочылар (аларны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин һәм Сергей Щуров әзерләде) чыкты, икенчедә - Казан, өченчедә - Чистай спортчылары.
Бу араларда безнең спортчылар Буада 2002 -2003 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында узачак Татарстан беренчелегенә әзерләнәләр. Әлеге ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчылар Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев