Саф һавада ярыштылар
Якшәмбе көнне, 6 гыйнварда, “Олимп” универсаль спорт залы янәшәсендә үткән район чаңгы ярышларында 2008 елда туган һәм алардан зуррак булган иллегә якын яшь спортчы катнашты.
Иң элек узышларда катнашучыларны яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, ярышларның өлкән хөкемдары Сергей Власов сәламләде.
Бу көнне чаңгы юлына илледән артык кеше чыкты, алар яшь төркемнәренә бүленеп 1,2,3 һәм 5 километрлы арада ярыштылар. Чаңгы юлының Рабига күле янындагы иң матур урынга салынуы турында да әйтергә кирәк. Ничә көн буена сузылган бураннар тынып калганнан соң көн артык җылы булмаса да, чаңгычылар стартка барысы бердәм, күтәренке күңел белән чыктылар. Чаңгыда үз көчләрен сынап карау, саф һавада йөрү максаты белән чыгучылар да бар иде. Һәм инде, бу ярышлар яшь спортчыларда уңай тәэсирләр калдырды, дип әйтергә тулы нигез бар.
Моңа кадәр “Күңелле каникуллар” акциясе кысаларында чаңгы узышлары буенча Антоновка авылында традицион ярышлар үткәрелгән иде. Кышкы сезонга нәкъ менә шушы авылда старт бирелде дә инде. Бу ярышларда районның дүрт гомумбелем бирү учреждениеләреннән килгән укучылар катнашты. Алар дүрт яшь төркеменә бүленеп көч сынашты. Нәтиҗәдә Олеся Коровушкина (Антоновка) һәм Максим Шафеев (Антоновка), София Ямщикова (Антоновка) һәм Матвей Гордеев (Базарлы Матак), Анастасия Медведева (Антоновка) һәм Кирилл Калинкин (кадетлар интернат-мәктәбе), Александр Бедняшкин һәм Виктоия Скрябина (Антоновка) үзләренең яшьтәшләре арасында финишка беренчеләрдән булып килделәр.
Командалар буенча зачётта Антоновка спортчылары 1нче урынны, шәһәрнең 2нче урта мәктәбе укучылары – 2нче, ә кадетлар интернат-мәктәбе укучылары өченче урыннарны алдылар.
Барлык җиңүчеләр һәм призёрларга да медальләр, Мактау грамоталары һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев