Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Россиядә – бишенче

Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең унберенче класс укучылары командасы Мәскәүдә унынчы тапкыр узучы Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!" Спартакиадасында бишенче урынга лаек булды. Укучылар Татарстанның муниципаль районнары арасындагы бәйгедә җиңүгә ирешкән иде инде. Беренче этапта Павел Клочков, Александр Савинов, Илшат Сәгыйров, Данила Вихлянский, Данила Карпушин, Артем Елатин, Светлана Молодова, Татьяна...

Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең унберенче класс укучылары командасы Мәскәүдә унынчы тапкыр узучы Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!" Спартакиадасында бишенче урынга лаек булды. Укучылар Татарстанның муниципаль районнары арасындагы бәйгедә җиңүгә ирешкән иде инде.
Беренче этапта Павел Клочков, Александр Савинов, Илшат Сәгыйров, Данила Вихлянский, Данила Карпушин, Артем Елатин, Светлана Молодова, Татьяна Столярова, Анастасия Пенькова һәм Дарья Устинадан торган команда ГТОның алты норматив комплексын (йөз метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, перекладинада тартылу, аякны туры тотып баскан килеш бөгелү, тартылу, электрон коралдан ату) үтәде. Икенче этапта яшүсмерләргә канат буенча менәргә, бүрәнәдән үтәргә, башка каршылыкларны җиңәргә туры килде. Команда биремнәрне уңышлы үтәде, монда инде физкультура укытучылары Андрей Шишкин белән Валерий Наумовның тырышлыгын да билгеләп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев