Спорт
Республика җыелма командасы составына керделәр
"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре Буада 2002-2004 елда туган спортчылар арасында самбо буенча республика беренчелегенә үткәрелгән ярышлардан дүрт алтын, ике көмеш һәм дүрт бронза медаль алып кайттылар.
Турнирда 150ләп иң яхшы көрәшче катнашты. Безнең яшь самбочылар уңышлы чыгыш ясадылар. Танкеевкадан Анна Архипова, 1нче мәктәптән Кристина Кулагина, 2нче мәктәптән Кирилл Зверев...
"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре Буада 2002-2004 елда туган спортчылар арасында самбо буенча республика беренчелегенә үткәрелгән ярышлардан дүрт алтын, ике көмеш һәм дүрт бронза медаль алып кайттылар.
Турнирда 150ләп иң яхшы көрәшче катнашты. Безнең яшь самбочылар уңышлы чыгыш ясадылар. Танкеевкадан Анна Архипова, 1нче мәктәптән Кристина Кулагина, 2нче мәктәптән Кирилл Зверев һәм Дмитрий Панфилов үз авырлык үлчәвендә беренче булдылар. Юлия Горохцева (2нче мәктәп) һәм Валерия Ваһапова (Танкеевка) - икенче, 2нче мәктәптән Юлия Андриянова белән Кирилл Борюшкин, Танкеевкадан Екатерина Шемуратова һәм Наталья Юзеева бронза медаль алдылар. Аларның барысына да кубоклар, дипломнар һәм медальләр тапшырылды һәм Идел буе федераль округы беренчелегенә республика җыелма командасы составында чыгыш ясау хокукы бирелде.
Команда беренчелегендә безнең самбочылар беренче урынга чыктылар. Егетләрне һәм кызларны ярышка балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Владимир Борюшкин белән Сергей Щуров әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев