Республика спартакиадасы  кысаларында
Спорт

Республика спартакиадасы кысаларында

“Олимп” спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уку йортларында белем алучылар арасында мини-футбол буенча зона турниры үткәрелде.

Турнирда җиңү өчен Спас, Чистай, Нурлат, Питрәч, Саба һәм Арча районнары командалары ярышты. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында – Яңа Кенәр командасы, икенчедә – Питрәч, өченче – Болгардагы мәктәп-интернат.
Җиңүче командага кубок, призерларга исә медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев