Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Призлар белән кайттылар

Тренер Владимир Борюшкинның укучылары Аксубайда үткәрелгән "Таткоммунэнерго" җәмгыяте кубогына самбо буенча ачык турнирда уңышлы чыгыш ясадылар.

Ярышларда Татарстаннан, Ульяновскидан, Тольяттидан һәм Самарадан 250дән артык яшь спортчы катнашты. 2нче шәһәр мәктәбе укучысы Данила Вихлянский безнең көрәшчеләр арасында иң уңышлы чыгыш ясады. 1998 - 2000 елларда туган 58 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгындагы укучылар арасында ул беренче урынны алды. Аңа кубок, диплом һәм акчалата премия тапшырылды.

2нче мәктәптән Дмитрий Борюшкин, Данила Кузьмичев, 1нче мәктәптән Раил Сәгыйровка да кубоклар, акчалата премияләр тапшырылды. Алар үз үлчәү авырлыкларында дүртенче урынны алдылар. Бу ярышларга кунак булып барган безнең район прокуроры Дамир Яфизов аларны үз акчасына бүләкләде.

Бу турнир 1998 - 2000нче елда туган яшь көрәшчеләрне республика беренчелегенә хәзерләү этапларының берсе булды, ул 28 февральдән 2 мартка кадәр безнең шәһәрдә беренче тапкыр үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир тренер Владимир Борюшкин “Таткоммунэнерго” җәмгыяте кубогы