Никольск укучылары муниципаль этапта оттылар
"Олимп" спорт комплексы һәм Болгар балалар үзәгендә мәктәп спорт клублары ярышты.
Безнең мәктәп клублары Бөтенроссия спорт уеннарында икенче ел рәттән катнаша. Быел муниципаль этапта дүрт уку йорты: беренче һәм икенче шәһәр, Никольск һәм Бураково мәктәбе коллективлары ярышты. Командалар сигез егет һәм сигез кыздан торды.
Алар җиңел атлетика, бадминтон, өстәл теннисы, баскетбол буенча көч сынашты. Катнашучылар шулай ук өй эшләрен башкардылар. Җиңүчеләр һәр төрдә билгеләнде. Йомгак ясаганнан соң, беренче урынга Никольск урта мәктәбенең спорт клубы чыкты.
Алар район данын март ахырында Лениногорскида узачак зона этабында яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев