Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Спорт

Мини-лаптаның чын осталары!

Икенче ел рәттән безнең спортчылар Татарстан чемпионнары исеменә лаек булдылар. Шул ук вакытта республиканың җәйге авыл спорты уеннарында да җиңү яуладылар.

Олег ПАХОМОВ

Борынгы рус уены булып саналган мини-лапта республикада һәм, гомумән, Россиядә популярлык казана бара. Ярышларда гына да, мәсәлән, республиканың төрле районнарыннан унбиш команда катнашты. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, мини-лапта Татарстанда әле күптән түгел генә үткәрелә башласа да, республиканың “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтовның безнең шәһәрне спортның әлеге төре буенча “Мәккә”се дип атавы аеруча куандыра. Аның болай әйтүе бер дә очраклы түгел, ни өчен дигәндә, бездә Татарстан беренчелеге инде бишенче тапкыр үткәрелә һәм район командасы ел саен уңышлы чыгыш ясый. Ярышларда катнашучылар һәм килгән кунаклар бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтәләр. Моннан тыш, республика беренчелеге быел яңадан мини-лапта буенча республиканың җәйге авыл спорты турниры белән бергә үткәрелде. Уеннарны югары дәрәҗәдәге рефери – Бөтенроссия категорияле судья Василий Логинов һәм Россиянең лапта федерациясе вәкилләре игътибар белән күзәтеп барды.
Лапта – рус халкында элек-электән популяр булган команда уены. Бу уен турында борынгы рус кулъязмаларында да телгә алына. Мәсәлән, Новгород шәһәрендә казу эшләре барышында 14 гасырга караган туп һәм бита табылган. Уенның кагыйдәләре бик гади. Табигый мәйданчыкта бита белән сугып, тупны мөмкин кадәр ерак арага очыртырга һәм чиратлашып каршы якка йөгереп барырга һәм кайтырга кирәк. Көндәшеңнән тотып алган туп белән суктырырга ярамый. Уңышлы йөгереп барып килгән очракта, командага очко языла. Билгеле бер вакыт эчендә күбрәк очко туплаган команда җиңә.
Моңа кадәр җиңгән һәм республика беренчелегендә өч тапкыр бронза призер булган безнең командага бу юлы да зур өметләр багладылар. Тренер Валерий Бердников җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчыларның осталыгы ел саен арта, үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә башладылар. Менә быел да аларга көчле көндәшләренә каршы торырга туры килде. Мәсәлән, Буа, Саба спортчылары Бөтенроссия җәйге спорт уеннарында катнашып тәҗрибә туплаган. Әмма безнең спортчылар да, кем әйтмешли, төшеп калганнардан түгел, һәр уенда җиңүгә омтылалар.
Барысы 15 команда биш төркемгә бүленде, аннары җиңүчеләр чирекфиналга чыкты. Беренче уенда безнең егетләр Балтач районы спортчыларына каршы уйнады һәм аларны 44:7 исәбенә отты. Арча командасы белән уенда исәп 14:7гә тәмамланды. Ә менә чирекфиналда спортчылар сабалыларны, ярымфиналда Чүпрәле командасын җиңә алды. Финалда буалыларны бирелергә мәҗбүр итте.
Бу юлы Валерий Бердников кырга Дмитрий Кузнецов, Максим Кузовкин, Александр Вихлянский, Сергей Гордеев, Дмитрий Ключников, Олег Лисюк, Владимир Граненков һәм Евгений Забалуевтан торган команданы чыгарды. Спортчыларның байтагы мәктәпләрдә физкультурадан укыта. Аларга лаеклы бүләк – медальләр, ә инде командага кубок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев