Менә дигән баскетбол!
Шәһәрнең спорт мәйданында кызлар һәм егетләр арасында “КЭС-баскет” мәктәп баскетбол лигасының зона турниры узды.
Башка ярышлардан аермалы буларак, бу кызыклы уен җанатарлар күңеленә дә хуш килде, башыннан ахырына кадәр алар өчен җан атып, кызыксынып карадылар.
Олег ПАХОМОВ
Баскетбол буенча мәктәп лигасы чемпионаты гомумбелем бирү учреждениеләре ярышлары программасында үзенең лаеклы урынын алды. Зурлап оештырып җибәрелгән турнир белән башкаларны чагыштырып та булмый. Берничә ел элек районыбыз “КЭС-баскет” региональ турнир үткәрү хокукын алгач, “Олимп” спорт-комплексында иң оста баскетболчылар катнашында шаулап үткән ярышны искә төшерик. Соңгы елларда ул республиканың башка үзәкләрендә узса да, бездә дә ярышларга карата игътибар кимеми. Үткән зона турниры моның шулай булуын тагын бер кат раслады.
Бу юлы да февраль урталарында Баулыда үтәчәк региональ финалда катнашу хокукын алу өчен, “Олимп” спорт комплексы мәйданында һәм балаларны савыктыру-белем бирү үзәгендәге ярышларга егетләрдән дә, кызлардан да унар команда чыкты. Алар барысы да ике төркемгә бүленде, шулардан иң яхшы икешәр команда җиңеп, беренче урын өчен үткәрелгән ярымфиналга чыкты, ә җиңелүчеләр өченче урын өчен көч сынашты.
Безнең яшь баскетболчыларның уңышлы чыгыш ясаулары сөендерә, әлбәттә. Кызлар үз төркемнәрендә өч башка команданы җиңеп чыгып, бары тик Алексеевск командасына гына оттырды. Ә егетләр командасы барлык көндәшләрен дә җиңә алды. Аннан соң аларның юллары аерылды: безнең кызлар командасы үзләренең осталыклары белән аерылып торсалар да, ярыш азагына кадәр берничә минут калгач, ярымфиналда Түбән Кама баскетболчыларына 8:15 исәбе белән оттырдылар, аннан тырыша торгач, алар 14:15 исәбенә очколар арасын кыскарттылар. Дөрес, финал сиренасы яңгырарга берничә секунд кала, кызларның боҗрага туп кертү мөмкинлеге булды, көндәшләре ягыннан да каршылыкны аз күрсәттеләр. Тик, кызганычка каршы, туп боҗрага эләкмичә, киредән мәйданга төште. Шул туп боҗрага эләкмәү аркасында, кызлар командасы финалга узмады. Шуңа күрә алар өченче урын өчен барган ярышта ярыйсы гына уен күрсәтеп, Лаеш районы кызлар командасын бернинди авырлыкларсыз җиңеп чыкты. Ә финалда Түбән Кама командасы Алексеевск районынан килгән яшьтәшләрен җиңү бәхетенә иреште.
Уен барышында Кирилл Игнатьев җәрәхәт алып, уенда катнаша алмаса да, егетләр командасы ярымфиналда чистайлыларны җиңде һәм аксубайлылар белән очрашты. Уенның беренче яртысында безнекеләр көндәшләреннән күпкә артта калдылар, әмма соңрак барлык көчләрен куеп, очколарны тигезләделәр. Бу җиңү аларга бик авырлык белән бирелде. Ярыш азагында гына булса да, табиб ярдәменнән соң Кирилл Игнатьев авырткан аягы белән мәйданга чыкты, ә тагын бер уенчыбыз Данис Зиннәтуллин кулын җәрәхәтләп, бөтенләй уеннан чыкты. Тик команда авырлыкларга бирешмичә, соңгы секундларга кадәр тырышып уйнады, ни кызганыч, җиңүгә бары тик берничә очко гына җитмәде.
Безнең баскетболчы егетләргә һәм кызларга җиңү бәхете елмаймаса да, алар җиңү өчен барлык көчләрен куеп, тырышып уйнадылар, үзләренең осталыклары белән аерылып тордылар. Нәтиҗәдә бу турнирда Ксения Молодова, Дарина Пензина, Диана Липатова, Элина Пахомова, Дарья Симанова, Яна Корчагина, Ләйсән Әхмәтвәлиева һәм Софья Шишкина бронза призерлары, ә егетләрдән Данис Зиннәтуллин, Кирилл Игнатьев, Роман Кузнецов, Глеб Тегулёв, Игорь Алексеев, Максим Фёдоров, Эмиль Шакиров, Рәсил Закиров, Кирилл Королёв, Тимур Әхмәтҗанов һәм Тимур Трифонов көмеш медальләргә ия булдылар.
Безнең командаларны бу ярышка балаларны савыктыру-белем бирү үзәге җитәкчесе Юрий Кузнецов, остазлары Андрей Шишкин һәм Валерий Наумов әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев